ЛӘМАЛАР | Егерме бишенче ләма | 11
(1-16)

Бәхетледер ул бала ки; әти һәм әни­сенең хасталык заманында аларның тиз тәэсирләнүчән кальбләрен сөенде­реп, хәер догаларын алучы. Әйе, иҗти­магый тормышта иң мөхтәрәм бер хакыйкать булган әти-әнисенең шәфкатьләренә каршы, хасталык заманында камил хөрмәт һәм бала шәфкате белән җавап биргән ул яхшы баланың хәлен һәм кешелекнең бөеклеген күрсәткән бу тугрылыклы күренешкә каршы, хәтта фәрештәләр дә Машаллаһ, Бәрәкаллаһ диеп алкышлыйлар. Әйе, хасталык заманында хасталык кай­гысын юк дәрәҗәсенә иңдерәчәк гаять хуш һәм шатлыклы, тирә-ягында чагылыш тапкан шәфкатьләрдән, кызгану һәм мәрхәмәтләрдән килүче ләззәтләр бар. Хаста кешенең догасы кабул булынуы - әһәмиятле бер мәсьәләдер. Мин утыз-кырык елдан бирле үземдәге остеохондроз дигән авырудан шифа өчен дога кыла идем. Аңладым ки, хас­талык дога өчен бирелгән.. дога белән доганы, ягъни дога үзен-үзе бетермәгәнлектән, аңладым ки, доганың нәтиҗәсе ахирәткә карыйдыр (Хашия); үзе дә бер төр гыйбадәттер һәм  хасталык белән үз гаҗизлеген аңлап, Аллаһ-ы Тәгаләнең хозурына сыеныр. Шуның өчен, утыз елдыр шифа дога­сын кылганым хәлдә, догам күренештә кабул булмаса да, доганы ташлау кальбемә килмәде. Чөнки хасталык доганың вакытыдыр; шифа - доганың нәтиҗәсе түгелдер. Бәлки Җәнаб-е Хәким-е Рахим шифа бирсә, фазлыннан бирер. Һәм дога теләгәнебез рәвештә кабул булмаса, җавап кайтарылмады диеп булмас... Халик-е Хәким тагын да яхшырак белә, мәнфәгатебезгә ни хәерле исә - шуны бирер. Кайчак дөньяга караган дога­ларыбызны мәнфәгатебез өчен Ахи­рәтебезгә итеп үзгәртер.. шулай кабул итәр. Кыскасы... Хасталык сере буенча ихласлылык казанган, бигрәк тә зәгыйфьлек һәм гаҗизлектән, түбәнчелек һәм ихты­яҗдан килүче бер дога кабул булуга бик якындыр. Хасталык шундый ихласлы бер доганын чыганагыдыр. Һәм диндар булган хаста, һәм хастаны караучы мөэминнәр дә бу догадан файдаланырга тиешләрдер.

 
 УНСИГЕЗЕНЧЕ ДӘВА: Әй, шөкерне ташлап, зарлануга күчкән хаста! Зарлану бер хактан килер. Синең бер хакың да югалмаган бит, зарланасың. Бәлки синең өстеңдә хак булган күп шөкерләр бар, үтәмәдең. Җәнаб-е Хакның хакларын бирмичә, хаксыз бер сурәттә хак теләгән кебек зарланасың. Син, үзеңнән югары дәрәҗәләрдәге сихәтле булучыларга карап, зарлана алмассың. Бәлки син, үзеңнән сихәтлек ноктасында түбән дәрәҗәләрдә булган бичара хасталарга карап, шөкер итү белән вазифалысың. Синең кулың сынган икән, киселгән кулларга кара! Бер күзең юк икән, ике күзе дә булмаган сукырларга кара! Аллаһка шөкер ит. Әйе, нигъмәттә үзеннән югары булучыларга карап, зарлануга һичкемнең хакы юктыр. Һәм бәла-казада һәркемнең хакы - бәласы тагын да зуррак булганнарга карап шөкер итүдер.

_ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _

(Хашия): Әйе, бер төр хасталык - дога ясалуның сәбәбе икән, дога хасталыкның юк булуына сәбәп булса, дога үзе үзенең бетүенә сәбәб булыр; бу да мөмкин түгел.

Тавыш юк