ЛӘМАЛАР | Егерме бишенче ләма | 12
(1-16)

     Бу сергә кайбер рисаләләрдә мисаллар белән ачыклык кертелгән... Кыскача аңлатмасы шулайдыр: Бер зат, бер бичараны манара башы­на менгезә. Манараның һәр баскы­чында аеры-аеры берәр ихсан, берәр бүләк бирә. Манараның нәкъ очында да бүләкнең иң бөеген бирә... Ул, төрледән-төрле бүләкләренә каршы аңардан рәхмәт һәм шөкер итүен теләгән хәлдә, теге канәгатьсез адәм, бөтен баскычларда күргән бүләкләрне онытып, яки азга санап, шөкер итмичә, югарыга карый. "Эх, бу манара тагын да озын булса иде, тагы да югарыга менсә идем, ни өчен ул тау кебек яки теге манара кебек биек түгел?!"- дип зарлана башласа, никадәр нигъ­мәтләргә бер шөкерсезлек булыр, бер хак­сызлык булыр. Шуның кебек үк: Бер инсан юктан бар булып, таш булмыйча, агач булмыйча, хайван булып калмыйча, кеше булып, мөселман булып, күп вакыт сихәтлек һәм сәләмәтлектә булып, бөек бер нигъмәт дәрәҗәсе казанганы хәлдә, кайбер кимчелекләре сәбәпле, сихәтлек һәм саулык кебек нигъмәтләргә лаек булмаганы яки начар ихтыяры яисә начар куллануы аркасында кулын­нан качыруы яисә инде кулы җитмәгәне өчен зарлану, сабырсызлык күрсәтү; я аллаһ, мин нәрсә эшләдем дә болай, башыма килде?- дип Аллаһ-ы Тәгаләнең Рубубиятен тәнкыйть итү кебек бер хәл.. матди хасталыктан тагын да бәлале, кайгылы мәгънәви бер хасталыктыр. Сынган кул белән сугышкан кебек, зарлануы белән хасталыгын арттырыр. Акыллы шул кешедер ки:

сере буенча тәслим булып сабыр итсен, һәм ул хасталык вазифасын бетерсен, китсен...

 
      УНТУГЫЗЫНЧЫ ДӘВА: Җәмил-е Зүлҗәлалнең бөтен исем­нәре дә, Аллаһы Тәгаләнең Әсма-үл Хусна аңлатмалары буенча күрсәтелә ки, гүзәлдер. Барлыклар эчендә Аллаһы Тәгаләнең иң латыйф, иң гүзәл, иң күп сыйфатлары тупланган көзгесе дә - хәяттер. Гүзәл­нең көзгесе гүзәлдер. Гүзәлнең яхшылыкларын күрсәтүче көзге гүзәлләшер. Шул көзгенең башына ул гүзәлдән ни килсә, гүзәл булганы кебек; хәятнең башына да шулай ук ни килсә, хакыйкатьтә гүзәлдер. Чөнки, гүзәл булган шул Әсма-үл Хуснаның гүзәл нәкышьләрен күрсәтер. Хәят, даими сихәтлек һәм сәла­мәтлектә үзгәрешсез китсә, кимчелекле бер көзге булыр. Бәлки бер яктан бетү, югалу һәм юклыкны хис иттереп, кайгы бирер. Тормышның кыйммәтен түбән төшерер. Гомернең ләззәтен кайгыга әйләндерер. Вакытымны тизрәк үткә­рим  дип, эч пошудан я гөнаһлы юлга, я күңел ачуга атылыр. Төрмә­дәге кебек, кыйммәтле гомеренә дош­манлык итеп, тиз үтереп уздырырга теләр. Фәкать үзгәрештә, хәрәкәттә һәм төрле-төрле хәлләр эчендә узган бер хәят, кыйммәтен сидерә.. гомернең әһәмиятен һәм ләззәтен белдерә.. Мәшәкатьле һәм хәсрәтле булса да, гомернең үтүен теләми... "Һаман кояш батмады яки төн үтмәде" диеп, эч пошуыннан уф! уф! итми. Әйе, бик бай һәм эшсез, рәхәтлек түшәгендә яткан, һәрнәрсәсе камил булган бер әфәндедән сора: "Ни хәлдәсең?" Әлбәттә, "Һаман вакыт үтми, кил берәр уен уйныйк,

Тавыш юк