ЛӘМАЛАР | Егерме бишенче ләма | 10
(1-16)

     Гафләт әһелләренең чокырларына төшәрсең!.. Караңгы бер юлдан китәчәксең. Әйе, хасталыкларның бер өлеше бар ки, әгәр үлем белән төгәлләнсә, мәгънәви шәһид хөкемендә шәһидлек кебек бер әүлиялек дәрәҗәсенә күтәрелергә сәбәпче булыр. Мәсәлән, бала тудырудан килүче хасталыклар (Хашия), яки каты эч авыртудан, батып яки янып, яки ваба кебек чирләрдән вафат итүчеләр мәгънәви шәһид булганнары кебек, башка күп кенә мөбәрәк хасталыклар бар ки, вәлилек дәрәҗәсен үлем белән казандырыр. Һәм хасталык дөнья гыйшкын һәм аның белән элемтәне җиңелләш­тергәне өчен, үлем белән, дөнья әһелләре өчен гаять авыр һәм кайгылы булган дөньядан аерылуны җиңеләй­тер, кайвакыт сөйдерер дә.

      УНАЛТЫНЧЫ ДӘВА: Әй, эч по­шудан зарланучы хаста! Хасталык кешенең иҗтимагый тормышында иң мө­һим һәм иң гүзәл булган хөрмәт һәм мәрхәмәтне акылга сеңдерер. Чөнки кешене вәхшәткә һәм мәрхәмәтсезлеккә юнәлтүче истигънадан (башкалар­га бәйлелекне тоймау яки башкалар ярдә­менә мохтаҗ булмау) коткарыр. Чөнки:

 сере буенча, сихәтлек һәм сәламәтлектән килүче истигънада булган бер нәфс-е әммарә (начарлыкларны әмер итүче нәфес), хөрмәткә лаек күп кардәшлекләргә каршы хөрмәт хисе тоймас. Һәм мәрхәмәткә һәм шәфкатькә лаеклы булган бәла-казага тарыганнарга һәм хасталарга мәрхәмәт тоймас. Кайчан хаста булса, шул хасталык вакытында гаҗизлеген һәм фәкыйрьлеген аңлар, хөрмәткә лаек булган кардәшләренә ихтирам күрсәтер. Хәлен белергә килгән яки ярдәм иткән мөэмин кардәшләренә карата булган хөрмәтне хис итәр. Һәм җенестәшләр арасындагы кызганудан килүче кешелек шәфкате һәм иң мөһим бер Исламият холкы булган бәла-казага юлыкканнарга карата булган мәрхәмәтне тоеп, аларны үз нәфесе урынына куеп, аларга тулы мәгънәдә кызгану кичерер, шәфкать итәр, кулыннан килсә, ярдәм итәр, һич югында дога кылыр, һич булмаса шәригатьтә сөннәт булган, хәлен белү өчен зиярәтенә китәр, савап казаныр.

 
      УНҖИДЕНЧЕ ДӘВА: Әй, хаста­лык сәбәбе белән хәерле эшләр эшли алмаудан зарланган хаста! Шөкер ит, хәерле эшләрнең иң ихласлысының капкасын сиңа ачкан - хасталыктыр. Хасталык дәвамлы сурәттә хастага һәм Аллаһ ризалыгы өчен аларны караучыларга савап казандыру белән бергә, доганың кабул булуына иң мөһим бер сәбәптер. Әйе, иман әһелләре өчен хасталар карауның мөһим савабы бардыр. Хасталарның кәефен сорау, фәкать хастаны ялыктырмау шарты белән зиярәт итү – сөннәт-е сәниядер; гөнаһлар­ның ярлыкануына сәбәпче булыр. Хәдис­тә бардыр ки: "Хасталарның, догасын алыгыз, аларның догасы кабул ителүчедер". Бигрәк тә, хаста туганнардан булса, ае­руча әтисе һәм әнисе булса, аларга хезмәт - мөһим бер гыйбадәттер, мө­һим бер саваптыр. Хасталарның күңелен күрү, юаныч бирү мөһим бер сәдака хөкемендә йөри.

_ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _

(Хашия): Бу хасталыкның мәгънәви шәһитлек казандыруы, бала тудырып әле урыннан тормаган хатынның 9-40 көнгә кадәр дәвам итүче вакыт аралыгында буладыр.

Тавыш юк