ЛӘМАЛАР | Егерме бишенче ләма | 7
(1-16)

     Әгәр буйсыну белән, ризалашу белән, хасталыкның хикмәтен аңларга тырышу белән ул кайгыру китсә, бу матди хас­талыкның мөһим бер тамыры киселер, җиңеләер, өлешчә китәр. Бигрәк тә курку аркасында бер дирһәмлек матди хас­талык, кайчак кайгыру нәтиҗәсендә ун дирһәмгә кадәр артыр. Кайгыру бетү белән ул хасталыкның уннан тугызы китәр. Кайгыру хасталыкны арттырганы кебек, Аллаһы Тәгаләнең хикмәтен гаепләү һәм рәхмәтен тән­кыйтьләү һәм Халик-ы Рахимнән зарлану хөкемендә булганы өчен, кире максаты белән җәзасын алыр, хаста­лыгын арттырыр. Әйе, ничек шөкер нигъмәтне арттырыр.. зарлану да шулай; хасталыкны, бәлаләрне арттырып җибәрер. Һәм кайгыру - үзе дә бер хасталык­тыр. Аның даруы - хасталыкның хик­мәтен белүдер. Хикмәтен, файдасын белдең икән; ул даруны кайгыга сөрт, котыл. Уф урынына оһ дип әйт, ни үкенеч җиренә "Әлхәмдүлилләһи Алә Күлли Хәл” (Һәр хәлемә шөкер) дип сөйлә.

 

     УНБЕРЕНЧЕ ДӘВА:Әй сабырсыз хаста кардәш! Хасталык сиңа хәзерге минутта булган бер кайгы бирү белән бергә.. әүвәлге хаста­лыгыңнан бүгенгә кадәр ул хасталык­ның бетүеннән хасил булган бер мәгънәви ләззәт һәм савабындагы бер рухи ләз­зәт бирә. Бу көннән, бәлки бу сәгатьтән соң киләчәк заманда хасталык әле юк, әлбәттә юктан кайгы да юк; кайгы булмаса, тәэсирләнү була алмас... Син ялгыш бер сурәттә курыкканың өчен сабырсызлык килә. Чөнки, бүген­гедән алдагы бөтен хасталык заманының матди ягы китүе белән бергә, кайгысы да киткән; андагы савабы һәм бетүендәге ләз­зәте калган. Сиңа файда һәм сөе­неч бирергә тиешле икән, аларны тө­шенеп кайгыру һәм сабырсызлану -диваналыктыр. Киләчәк көннәр әле килмәгән.. алар­ны хәзердән үк уйлап, булмаган бер көндә, булмаган бер хасталыктан, булмаган бер кайгыдан курку белән уйлап кайгыру, сабыр­сызлык күрсәтеп, өч мәртәбә булмаганга барлык төсе бирү - диваналык түгел дә ни микән? Бу сәгатьтән әүвәлге хасталык вакытлары сөенеч бирә икән. Һәм шулай ук бу сәгатьтән соңгы заман юк, хасталык юк, кайгы юк икән. Син, Җәнаб-е Хакның сиңа бир­гән бөтен сабыр куәтен алай уңга-сулга таратма; бу сәгатьтәге кайгыга каршы тупла; "Я Сабур!" дип әйт, таян.

 
     УНИКЕНЧЕ ДӘВА: Әй, хасталык сәбәбе белән гыйбадәт һәм дәвамлы дога кылудан мәхрүм калган һәм шул мәхрүмияттән борчылган хаста! Бел ки: хәдис белән исбатлангандыр: "Тәкъвалы бер мөэмин хас­талык сәбәбе белән кыла алмаган даими догаларының савабын, хасталык вакы­тында да казаныр". Фарызны мөмкин булганы кадәр җиренә җиткергән бер ха­ста, сабырлык һәм тәвәккәллеге белән һәм фарызларын җиренә җиткерүе белән ул авыр хасталык вакытында башка сөн­нәтләрен, һәм дә ихласлы бер сурәттә, хасталык алыштырыр. Һәм хасталык инсандагы гаҗизлекне, зә­гыйфьлекне сиздерер. Шул зә­гыйфьлегенең теле ярдәмендә, хәле һәм сүзе белән бер дога иттерер. Җәнаб-е Хак кешегә хәтсез бер гаҗизлек һәм чиксез бер зәгыйфьлек биргән.. шул рәвешле, даими бер сурәттә Аллаһ-ы Тәгаләнең хозурына сыенып ялвар­сын, дога итсен диеп.

Тавыш юк