ЛӘМАЛАР | Егерме бишенче ләма | 4
(1-16)

     Һәм әйтә идем: "Синең яшьтәшләреңнең бер өлеше сәламәт булулары аркасында гафләткә төшеп, намазларын ташлап, каберне уйламыйча, Аллаһны онытып, бер сәгатьлек дөнья тормышының тышкы кәефе белән, чиксез мәңге дәвам итәчәк хәятен какшатыр, зарар китерер, бәлки дә харап итәр. Син хасталык күзе аша һәрхәлдә китәчәк бер урының булган кабереңне һәм аның артындагы ахирәт җирләрен күрәсең һәм шу­ларга хәзерләнеп яшисең. Димәк, хасталык синең өчен бер сихәтлектер. Бер өлеш яшьтәшләрең өчен сихәтлек - бер хасталыктыр..."

 

     АЛТЫНЧЫ ДӘВА: Әй, кайгыдан шикаять иткән хаста! Синнән сорыйм: үткән гомереңне уйла һәм ул гомердә узган ләззәтле, кәефле көннәрне, бәла һәм кайгылы вакытларны хәтерлә. Һәрхәлдә, я "эх!", я "уф" диячәксең. Ягъни,  я "Әлхәмдүлилләһ  шөкер", яисә "Ни үкенеч, ни хәсрәт" дип кальбең я телең әйтәчәк. Дикъкать ит, сиңа "Әлхәмдүлилләһ шөкер" дип әйттер­үче, синең башыңнан үткән кайгыларны, бәла-казаларны төшенүең, бер мәгънәви ләззәт тишеп чыгара; синең кальбең шө­кер итә. Чөнки, кайгының юк булуы - ләззәттер. Ул кайгылар, ул бәлаләр бетүләре белән рухта бер ләззәт мирас итеп калдырган ки, төшенү белән тишелсә, рухтан бер ләззәт ага; шөкерләр тама. Сиңа "Ни үкенеч, ни хәсрәт" дип әйттергән - үткән заманда кичергән ләззәтле һәм сафалы хәлләрдер ки, бетүләре белән синең рухыңда даими бер кайгы калдырып, ни вакыт төшенсәң, ул кайгы яңадан тишелеп чыгар.. борчу һәм хәсрәт агызыр. Бер көнлек хәрәм ләззәт, кайчак бер еллык мәгънәви кайгы чиктерә икән; вакытлы бер көнлек хасталыктан килгән кайгы да үз чиратында, күп көннәр мәгънәви ләззәтле савабы белән бергә, бетүендәге арыну һәм котылудан килгән мәгънәви бер ләззәт тә ташыйдыр. Синең ба­шыңа төшкән хәзерге минуттагы бу вакытлыча хаста­лыгыңның нәтижәсен һәм төбендә яткан савабын төшен, "Бу да үтәр, я Һу!" дип әйт, зарлану урынына шөкер ит.

 
      АЛТЫНЧЫ ДӘВА: (Хашия) Әй, дөнья зәвыгын төшенеп, хасталыктан газап чиккән кардәшем! Әгәр бу дөнья даими булса иде, һәм юлыбызда үлем булмаса иде, аерылу һәм юк булу җилләре исмәсә иде, бәла-казалы, җил-давыллы киләчәктә мәгънәви кыш айлары булмаса иде, мин дә синең белән берлектә синең хәлеңә кайгырыр идем. Фәкать, әлбәттә бер көн дөнья безгә "Әйдә, чык!" диячәк, ярсып елавыбыздан колагын каплаячак; ул безне тышка куганчы, без бу хасталыкларның искәртүе белән хәзердән үк дөнья гыйшкыннан ваз ки­чәргә тиешбез.. ул безне ташлаганчы, кальб белән аны ташларга тырышырга тиешбез... Әйе, хасталык безгә бу мәгъ­нәне хәтерләтеп әйтә ки: "Синең тәнең таштан, ти­мердән түгелдер. Бәлки даими таркалу­га дучар булган төрле матдәләрдән берләштерелеп бар ителгәндер. Горур­лыгыңны ташла, гаҗизлегеңне аңла, хуҗаңны таны, вазифаңны бел, дөнь­яга ни өчен килгәнеңне өйрән," - дип йөрәк колагына яшертен хәтер­ләтә.

_ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _

(Хашия): Бу ләма фытрый бер сурәттә китерел­гәнлектән алтынчы мәртәбәдә ике дәва язылды. Табигыйлыгына зарар китермәс өчен шул рәвешле калдырдык; бәлки берәр сере бардыр дип үзгәрт­мәдек.

Тавыш юк