БЕРЕНЧЕ ДӘВА: Әй бичара хаста! Кайгырма, сабыр ит. Синең хасталыгың сиңа кайгы түгел, бәлки бер төр дәрмандыр (дәва). Чөнки, гомер бер капиталдыр, китәдер. Җимеше булмаса, әрәм китәр. Һәм, рәхәт һәм гафләттә булса, бик тиз үтәр. Хасталык синең ул капиталыңны бөек файдалар белән җимешле итә. Һәм гомернең тиз узуына юл куймый, тота, озын итә.. җимешләрен биргәннән соң гына, калдырып китсен. Шулай итеп, гомернең хасталык белән озын булуына ишарәт иткән: "Бәла заманы бик озындыр, кәеф заманы бик кыскадыр" дигән бу мәкаль телләрдә дастан булып йөридер.
ИКЕНЧЕ ДӘВА: Әй сабырсыз хаста! Сабыр ит, өстәп әле шөкер дә ит. Синең бу хасталыгың гомер минутларын берәр сәгать гыйбадәт хөкеменә китерә алыр. Чөнки, гыйбадәт ике төрледер. Берсе уңай гыйбадәттер ки: намаз, дога кебек мәгълүм гыйбадәтләрдер. Икенчесе тискәре гыйбадәтләрдер ки: бәлагә дучар булган кеше хасталыклар, бәла-казалар аша гаҗизлеген, зәгыйфьлеген хис итәр. Халик-ы Рәхименә сыеныр, ялварыр. Ихласлы, риясыз мәгънәви бер гыйбадәткә ирешер. Әйе, хасталык белән үткән бер гомер, Аллаһыдан зарланмау шарты белән, мөэмин өчен гыйбадәт саналуына сахих (тугры) риваять бардыр. Хәтта кайбер сабыр һәм шөкер итүче хасталарның бер минутлык чире, бер сәгать гыйбадәт хөкеменә күчүе һәм кайбер камил кешеләрнең бер минуты бер көн гыйбадәт хөкеменә күчүе, сахих риваять һәм ышанычлы кәшефләр белән исбатланган. Синең бер минутлык гомереңне мең минут хөкеменә китереп, сиңа озын гомер казандырган хасталыктан шикаять түгел, шөкер ит.