ЛӘМАЛАР | Егерме бишенче ләма | 5
(1-16)

Һәм әлбәттә, дөньяның тәме, ләззәте дәвам итми. Бигрәк тә хәләл булмаса.. һәм дәвамсыз, һәм кайгылы, һәм гөнаһлы була. Хасталык сәбәбе белән ул тәмне югалтудан елама, киресенчә, хасталыктагы мәгънәви гыйбадәт һәм ахирәт савабы тарафын төшен; тәм табарга тырыш.

 

     ҖИДЕНЧЕ ДӘВА: Әй, сихәтлегенең ләззәтен югалткан хаста! Синең хасталыгың сихәтлектәге нигъмәт-е Иләһиянең ләззәтен ка­чырмый, киресенчә, таттыра, күбәйтә. Чөнки берәр нәрсә дәвам итсә, тәэсирен югалта. Хәтта хакыйкать әһелләре бердәм рәвештә әйтәләр ки:  


ягъни: "Һәр нәрсә капма-каршысы белән беленер". Мәсәлән, караңгылык булмаса - яктылык беленмәс, ләззәтсез калыр. Суык булмаса - эсселек аңла­шылмас, зәвыксыз калыр. Ачлык бул­маса - ризык ләззәт бирмәс. Тамак кибү булмаса - су эчү зәвык бирмәс. Авыру булмаса - исәнлек зәвыксыздыр. Чир булмаса - терелү ләззәтсездер. Фатыр-ы Хәким  кешегә һәр төр бүләген тойдырырга һәм һәрбер төр нигъмәтен таттырырга һәм кешене даими шөкергә юнәлтергә теләвен, шушы галәмдә төрледән-төрле чиксез нигъмәт төрләрен тоемлап караячак, таныячак дәрәҗәдә гаять күп җиһазлар белән кешене җиһазландыруы күрсәтеп тора ки; әлбәттә, сихәтлек һәм сәламәтлек биргәне кебек, хасталыкларны, чирләр­не, кайгыларны да бирәчәктер. Синнән сорыйм: “Бу хасталык си­нең башыңда яки кулыңда яки ашказаныңда булмаса иде, син башың, ку­лың, ашказаның сихәтлегендәге ләз­зәтле, зәвыклы нигъмәт-е Илаһияне хис итеп, шөкер итәр идеңме? Әлбәттә, шөкер итү түгел, бәлки уйламас та идең; акылсыз ул сихәтлекне гафләткә бәлки гөнаһлы эшләргә сарыф итәр идең.

 
      СИГЕЗЕНЧЕ ДӘВА: Әй, ахирәтен уйлаучы хаста! Хасталык, сабын кебек, гөнаһларның керләрен юар, пакьләр. Хасталыкларның гөнаһлар ярлыкануына сәбәпче булганлыгы сахих хәдис белән исбатлангандыр. Һәм хәдистә бардыр ки: "Ничек җимешләре өлгергән агач­ны селкеткәч аның җимешләре коела, иманлы бер хастаның тетрәве дә шулай гөнаһларын кояр." Гөнаһлар мәңгелек хәяттә даими хасталыклар­дыр. Бу дөнья хәятендә шулай ук; кальб, вөҗ­дан, рух өчен мәгънәви хасталыклар­дыр. Әгәр син сабыр итеп зарланмасаң.. шул вакытлыча бер хасталыгың белән да­ими күп хасталыклардан котыласың. Әгәр дә инде гөнаһларны төшенмәсәң, яки ахирәтне белмәсәң, яисә Аллаһны танымасаң, синдә шундый дәһшәтле бер хасталык бар ки; синдәге бу кечкенә хасталыктан миллионнарча тапкыр тагын да зуррактыр. Аннан фөрьяд ит, кычкырып ела. Чөнки дөньяның бөтен барлыклары белән кальбең, рухың һәм нәфесең элемтәледер. Даими аерылу һәм юк булу белән ул элемтәләр киселеп, синдә хәтсез яралар барлыкка килер. Бигрәк тә, ахирәтне белмәвең өчен, үлемне мәңгелек юк булу дип күзаллаганың өчен, гүя, яралар эчендә, дөнья кадәр хасталыклы бер тәнең бар.

Тавыш юк