ягъни: "Әгәр догагыз булмаса, ни әһәмиятегез бар?" Аятнең сереннән аңлашылганча, инсанның яратылыш хикмәте һәм кыйммәтенең сәбәбе булган самими дога һәм ниязның (үтенү) бер сәбәбе хасталык булганлыктан, бу караштан зарлану түгел, Аллаһка шөкер итәргә һәм хасталыкның ачкан дога чишмәсен, сәламәтлеккә ирешү белән үк япмаска кирәктер.
УНӨЧЕНЧЕ ДӘВА: Әй, хасталыктан зарланган бичара адәм! Хасталык - кайберәүләргә әһәмиятле бер хәзинәдер, гаять кыйммәтле Аллаһның бер бүләгедер. Һәр хаста үзенең хасталыгын шул төрдән күз алдына китерә алыр. Әҗәл вакыты билгеле булмаганлыктан; Җәнаб-е Хак кешене бөтенләй өметсезлектән һәм гафиллектән коткару өчен, курку һәм өмет уртасында, шулай ук һәм дөнья һәм ахирәтен сакла тоту ноктасында яшәтү өчен, хикмәте белән әҗәлне яшерен калдырган. Әҗәл әлбәттә һәрвакыт килергә мөмкин... Әгәр инсанны гафләт эчендә эләктерсә, мәңгелек хәятына күп зарар китерергә мөмкин. Хасталык гафләтне таратыр; Ахирәтне төшендерер, үлемне хәтерләтер; шул рәвешле кеше ахирәтенә хәзерләнер. Кайсыбер шундый казанышлары булыр ки; егерме елда казана алмаган бер дәрәҗәне егерме көндә казаныр. Мәсәлән, дусларыбыздан (Аллаһ рәхмәт итсен) ике яшь егет бар иде. Бересе - Иламалы Сабри, икенчесе -Исламкөй авылыннан Вәзирзадә Мостафа. Бу ике зат, шәкертләрем арасында яза белмәгән хәлдә, самимилектә һәм иман хезмәтендә иң алдынгы сафта булуларына хәйран калып карый идем!.. Хикмәтен белмәдем. Вафатларыннан соң аңладым ки, һәр икесендә дә катлаулы бер хасталык булган. Шул хасталыкның тугры юлга өндәве нәтиҗәсендә, башка гафил һәм фарызларын ташлаган яшьләргә караганда, иң мөһим бер тәкъвалык һәм иң кыйммәтле бер хезмәттә һәм Ахирәткә файдалы бер хәлдә булдылар. Иншә Аллаһ, ике еллык хасталык зәхмәте миллионнарча еллык мәңгелек хәят бәхетенә сәбәпче булгандыр. Аларның сәламәтлеге өчен кайвакыт кылган догаларымы, хәзер аңлыйм.. Дөнья җиһәтеннән бәддога булган икән. Иншә Аллаһ, ул догам ахирәт сихәтлеге өчен кабул ителгәндер...
Менә бу ике зат, минем инануымча, ун еллык бер тәкъвалыклары белән кулга төшерелә алырлык бер казаныш кадәр файда күрделәр. Әгәр икесе дә, бер төркем яшьләр кебек сихәтлек һәм яшьлегенә ышанып, гафләт һәм гөнаһлы юлга керсә иделәр; үлем дә аларны күзәтеп, гөнаһларының нәкъ пычраклыклары эчендә тоткан булса иде; ул нурлар хәзинәсе урынына, каберләрен, чаян һәм еланнар оясы итәчәкләр иде...
Хасталыкларның шундый файдасы бар икән, аннан зарлану түгел.. тәвәккәллек, сабырлык белән, бәлки шөкер итеп, Аллаһ-ы Тәгаләнең рәхмәтенә таяныргадыр.