Менә, иң әүвәл, хисапсыз яралы һәм хасталыклы бу зур мәгънәви гәүдәнең хәтсез хасталыкларына ныклы дару һәм ныклы шифа бирүче бер тиръяк (көчле дару) булган иман даруын эзләү һәм игътикадыңны (инануыңны) төзәтү кирәктер ки, ул даруны табуда иң кыска юл - бу матди хасталыкның ерткан гафләт пәрдәсе артыннан сиңа гаҗизлегең һәм загыйфьлегең тәрәзәсе аша күрсәткән бер Кадир-е Зүлҗәлалнең кодрәтен һәм рәхмәтен танудыр. Әйе, Аллаһны танымаганның башында дөнья тулы бәла бардыр. Аллаһны таныганның дөньясы нур һәм мәгънәви сөенеч белән тулыдыр. Дәрәҗәсенә күрә, иман куәте белән хис итәр. Бу иманнан килүче мәгънәви сөенеч, шифа һәм ләззәт астында кечкенә матди хасталыкларның кайгысы эрер, изелер.
ТУГЫЗЫНЧЫ ДӘВА: Әй, Яратучысын таныган хаста! Хасталыклардагы кайгы, шөбһә һәм курку исә, хасталыкның кайчак үлемгә сәбәп булуы аркасыннандыр. Үлем - гафиллек карашыннан һәм тышкы күренешеннән куркыныч булганлыктан, аңа сәбәп булган хасталыклар куркыта, тынгысызлык бирә.
Беренчедән, бел һәм катгый иман ит ки: “әҗәл тәкъдирдәндер, үзгәрмәс”. Бик авыр хасталарның баш очында кайгыдан елаган сәламәт кешеләр үлеп киткәннәр.. ә ул авыр хасталар шифа табып яшәвен дәвам иткәннәр...
Икенчедән, үлем тышкы яктан күренгәне кебек куркыныч түгел. Күп рисаләләрдә гаять катгый, шиксез, шөбһәсез бер сурәттә, Коръән-е Хәким биргән бер нур белән исбат иттек ки: Иман әһелләре өчен үлем, хәят вазифасыннан бер азат булудыр; һәм дөнья мәйданындагы имтиханда әзерләнү һәм үтәү булган гыйбадәттән бер тәнәфестер; һәм теге дөньяга киткән йөздән туксан тугыз дус һәм туган-тумача белән кавышуга бер мөмкинчелектер; һәм хакыйкый ватанына һәм мәңгелек сәгадәт (бәхет) җиренә керергә бер чарадыр; һәм дөнья зинданыннан җәннәт бакчасына бер дәгъвәттер; һәм Халик-ы Рахименең фазлыннан (рәхмәтеннән) үзенең хезмәтенә каршы түләү алуга бер нәүбәттер (чираттыр). Үлемнең асылы хакыйкать ягыннан караганда шулай булганга күрә; аңа куркыныч итеп карау түгел, киресенчә, рәхмәт һәм сәгадәтнең бер башлангычы итеп карарга кирәктер. Һәм Вәли затларның бер өлешенең үлемнән куркуының сәбәбе, үлемнең дәһшәтле булуыннан түгелдер. Бәлки тагын да күбрәк хәерле эшләр казаначакмын диеп, хәят вазифасының дәвам итүеннән казаначак хәерләр өчендер. Әйе, иман әһелләре өчен үлем - рәхмәт ишегедер. Далаләт әһелләре (бозыклар) өчен - мәңгелек караңгылык коесыдыр.
УНЫНЧЫ ДӘВА: Әй, кирәксезгә кайгыручы хаста! Син хасталыгыңның авырлыгыннан кайгырасың. Ул кайгыруың синең хасталыгыңны авырайтыр. Хасталыгыңның җиңеләюен теләсәң, кайгырмаска тырыш. Ягъни хасталыкның файдаларын, савабын һәм тиз үтәчәген уйла, кайгыруыңны ташла, хасталыкның тамырын кис. Әйе, кайгыру хасталыкны ике мәртәбә арттырыр; матди хасталыкның астында кайгыру нәтиҗәсендә мәгънәви бер хасталыкны кальбеңә куяр; матди хасталык аңа таяныр, дәвам итәр.