ЛӘМАЛАР | Егерме бишенче ләма | 9
(1-16)

     Шулай ки: Миңа сигез ел буе камил тугрылык белән, һич ачуландырмыйча хезмәт иткән Барлалы Сөләйманның туган апасының бервакыт күзе сукырайды. Бу изге хатын, миңа карата, лаек булмасам да, йөз тап­кыр артыгы белән яхшы фикердә булып: "Күземнең ачылуы өчен дога кыл," - дип, мәчет капкасы янында мине туктатты. Мин дә бу мөбәрәк һәм мәҗзубә хатынның из­гелеген догама шәфәгатьче итеп: "Я Рабби, аның изгелеге хөрмәтенә аның күзен ач," - диеп ялвардым. Икенче көн Бурдур шәһәреннән бер күз табибы килде, күзен ачты. Кырык көн үтүгә яңадан күзе сукырайды. Мин бик кайгыр­дым.. күп дога кылдым.. Иншә Аллаһ, ул дога ахирәте өчен кабул булгандыр. Юкса, минем ул догам аның хакында гаять ялгыш бер бәддога булыр иде. Чөнки әҗәленә кырык көн калган иде. Кырык көннән соң (Аллаһ рәхмәт ит­сен) вафат булды.

     Шулай итеп, ул мәрхүмә кырык көн Барла авылының моңсу бакчаларына шәфкатьле картлык күзләре белән карау урынына, каберендә кырык мең көннәр дәвамында җәннәт бакчаларын карауны казанды. Чөнки иманы куәт­ле, изгелеге көчле иде. Әйе, бер мөэмин, күзен пәрдә капласа һәм сукырайган килеш кабергә керсә, дәрәҗәсенә күрә, башка кабер әһелләрен­ә караганда нур галәмен ул күпкә артыграк тамаша итә алыр. Ничек бу дөньяда күп нәрсә­ләрне без күрә алабыз.. сукыр булган мөэминнәр күрмиләр. Кабердә ул сукырлар, иман белән киткән булсалар, шул дәрәҗәдә кабер әһелләреннән күбрәк күрерләр. Иң ерак­ араны күрсәтүче бинокльләр белән кара­ган кебек, каберендә, дәрәҗәсенә күрә, җәннәт бакчаларын кино кебек карап тамаша итәрләр.

     Менә шундый гаять нурлы һәм, туф­рак астында булганда күкләрнең өстен­дәге җәннәтне күрәчәк һәм күзәтәчәк бер күзне, шушы күзеңдәге пәрдә астында шөкер белән, сабырлык белән таба алырсың. Менә ул пәрдәне синең күзеңнән алып ташлаячак, ул күз белән сине караттырачак күз хәкиме (табибы) - Коръән-е Хәкимдер.

 
     УНБИШЕНЧЕ ДӘВА: Әй, уфтан­ган хаста! Хасталык­ның кыяфәтенә карап "Уф!" димә. Мәгънәсенә кара, "Ох!" дип әйт. Әгәр хасталыкның мәгънәсе гүзәл бер нәрсә булмаса иде, Халик-ы Рахим иң сөйгән бәндәләренә хасталыклар бирмәс иде. Хәлбуки, сахих хәдистә бардыр ки:   -әйтүемдә хата булмасын- ягъни: "Иң куп бәла-каза һәм мәшәкатькә дучар булганнар, кешеләр­нең иң яхшылары, иң камилләредерләр". Иң башта Хәзрәте Әюб (Г.С.), Әнбияләр (пәйгамбәрләр), аннары Әүлияләр һәм алардан соң изге затлар, чиккән хасталыкларына берәр ихласлы гыйбадәт, берәр Аллаһның һәдиясе (бүләге) итеп караган­нар; сабыр белән шөкер иткәннәр. Халик-ы Рахимнең рәхмәтеннән килүче бер мәгънәви операция төрләреннән күргәннәр. Син, әй уфтанып ыңгырашкан хаста! Бу нурани төркемгә кушылырга теләсәң, сабыр эчендә шөкер ит. Юкса, зарлан­саң, алар сине үз төркемнәренә алмаячак­лар.

Тавыш юк