Горурлыгыңны ташла, сине яратучыны уйла, кабергә китәчәгеңне белеп тор, шул рәвешле хәзерлән". Менә, хасталык бу караштан һич алдатмас бер нәсыйхәтче һәм искәртүче бер тугры юл күрсәтүчедер. Аннан зарлану түгел, бәлки бу ягыннан аңа шөкер итү, әгәр артык авырга килсә, сабырлык теләү кирәктер...
ДҮРТЕНЧЕ ДӘВА: Әй, зарланучы хаста! Синең хакың зарлану түгел шөкердер, сабырлыктыр. Чөнки синең тәнең, әгъза һәм җиһазларың синең милкең түгел. Син аларны ясамагансың.. башка кибетләрдән сатып алмагансың. Димәк, башкасының милкедер. Аларның хуҗасы милкендә теләгәне кебек эш итәр. Егерме алтынчы Сүздә әйтелгәне кебек, мәсәлән; гаять бай, гаять оста бер сәнгатькәр, гүзәл сәнгатен, кыйммәтле байлыгын күрсәтү өчен, мескен бер адәмгә модельлек вазифасын үтәтү максаты белән, билгеле бер түләү каршылыгында, бер сәгатькә матурлап бизәлгән һәм бик сәнгатьле итеп тегелгән бер күлмәкне, киемне шул фәкыйрьгә кидерер. Аның өстендә килеш эшләр һәм төрле хәлләргә кертер. Искиткеч сәнгатьләренең төрләрен күрсәтү өчен кисәр, үзгәртер, озынайтыр, кыскартыр. Уйлап кара, әгәр шул ялланган мескен адәм ул затка әйтсә: "Миңа зәхмәт бирәсең.. иелеп торгызып бастыруыңнан миңа авырлык бирәсең.. мине матур итеп күрсәткән бу күлмәкне кисеп-кыскартып гүзәллегемне бозасың," - дияргә хакы була алырмы? Мәрхәмәтсезлек, инсафсызлык иттең, диеп әйтә алырмы? Менә, нәкъ шушы мисал кебек, Сани-и Зүлҗәләл сиңа, әй хаста! Күз, колак, акыл, кальб кебек нурлы тойгылар белән бизәп кидергән җисем күлмәген, гүзәл исемнәренең нәкышләрен күрсәтү өчен, күп халәтләр эчендә сине әйләндерер үзгәртер. Син ач калу белән аның Рәззак исемен таныганың кебек, Шафи исемен дә хасталыгың белән бел. Кайгылар, бәла-казалар бер өлеш исемнәренең хөкемен күрсәткәннәре өчен, аларда хикмәттән нурлар һәм рәхмәттән балкышлар, һәм ул нурлар эчендә күп гүзәллекләр бардыр. Әгәр пәрдә ачылса, шушы курыккан һәм нәфрәт иткән хасталык пәрдәсе артында ягымлы гүзәл мәгънәләрне табарсың...