ЛӘМАЛАР | Егерме бишенче ләма | 14
(1-16)

     Һәм караңгылыкта күз алдында тибрәнеп күренгән бер җептән чыккан хыялга әһәмият бирелсә үсәр. Хәтта кайвакыт аны дивана кебек куркытып качырыр; әһәмият бирмәсә, гади бер җепнең елан булмаганлыгын күрер.. башындагы борчылуыннан көләр. Бу вәһми хасталык озакка китсә, чынга әверелер. Шикләнүчән һәм нервлары какшаган кешеләрдә бу начар бер хаста­лыктыр. Чебеннән фил ясар; рухи көче юкка чыгар. Бигрәк тә, мәрхәмәтсез ярым-йорты табибларга яки инсафсыз врачларга туры килсә, шик-шөбһәсен тагын да арттырыр. Бай булса, малы китәр; юкса, я акылы китә, я сәламәтлеге китәр.

 

     ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ ДӘВА:Әй, хаста кардәш! Синең хасталыгыңда матди кайгы бар, фәкать бу матди кайгыңның тәэсирен юкка чыгарачак әһәмиятле бер мәгъ­нәви ләззәт сине чорнап алган. Чөнки, әти-әниең һәм туганнарың бул­са, күптән инде онытылган ул гаять ләззәтле элекеге шәфкатьләрне, синең тирәңдә яңадан уянып, бала чагыңда күргән ул татлы карашларны яңадан күрүең белән бергә; бик яшерен, пәрдәле калган тирә-ягыңдагы дуслык хисләре, хасталыкның үзенә тартуы аркасында янә сиңа карата мәхәббәт белән карауларыннан.. әлбәттә, болар белән чагыштырганда, синең бу матди кайгыларың юк дәрәҗәсендә калыр. Һәм син тырышлык белән хезмәт иткән һәм уңай карашларын казану өчен тырышкан затлар, хасталыгың нәтиҗәсендә инде сиңа мәрхәмәт белән кайгырту күрсәтүләреннән, әфәнделәреңә әфән­де булдың. Һәм үзеңә кешеләрдәге йомшаклык һәм шәфкатьлелекне җә­леп итүеңнән, бер дә юк җирдән күп ярдәмче иптәш һәм шәфкатьле дус таптың. Һәм күп мәшәкатьле хезмәт­ләрдән ял итү әмерен, янә хасталыктан алдың; ял итәсең... Әлбәттә, синең кеч­кенә кайгың, бу мәгънәви ләззәтләргә карашы сине зарлануга түгел, шөкер итүгә юнәлтергә тиеш.

 

     ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ ДӘВА: Әй, паралич кебек авыр хасталыкларга ду­чар булган кардәш! Беренчедән, сиңа сөенеч бирәм ки: мөэмин өчен паралич мөбәрәк санала... Моны күптәннән әүлияләрдән ишетә идем. Серен белми идем. Бер сере шулай кальбемә килә ки: Вәли затлар Җәнаб-е Хакка кавышу һәм дөньяның зур мәгънәви куркынычлыкларыннан котылу һәм мәң­гелек бәхеткә ирешү өчен ике нәрсәгә үз ихтыярлары белән ияргәннәр.

     Берсе:
рабытпа-и мәүттер (үлемне искә төшерү). Ягъни: Дөнья фани булганы кебек, үзенең дә дөньяда вази­фалы фани бер мөсафир булганын төшенү белән, мәңгелек хәяте өчен шул сурәттә тырышканнар.

     Икенчесе: Нәфс-е әммарәнең (начар­лыкларны әмер иткән нәфеснең) һәм сукыр хисләрнең начарлыкларыннан котылу өчен чиләләр (михнәт, кырык көн рухи чистару) риязәтләр (аз ризык, күп файдалы фикерләр һәм гыйлем белән мәшгуль булу) белән нәфс-е әммарәләренең үтерелүенә тырышканнар. Сез, әй ярты гәүдәнең сихәтлеген югалткан кардәш! Син ихтыярсыз, кыска һәм кулай һәм, бә­хеткә сәбәб булган ике нәрсә сиңа бирелгән ки; һәрвакыт синең гәүдәңнен хәле, дөньяның бетүгә юнәлгән булуын һәм инсанның фани бул­ганлыгын хәтерләтә.

Тавыш юк