Димәк, шундый нәтиҗә килеп чыга: Коръәннең хатын-кызларга фарыз итеп кушкан тәсәттер әмере әсирлек түгел, бәлки аларның яратылышларына, табигатьләренә кирәкле сыйфаттыр. Ә мәдәниләр-нең ачык йөрүгә өндәүләре, киресенчә, хатын-кыз-ларны мәгънәви бер әсирлек астына кертүләредер.
Хатыннарның табигатьләрендә ят ирләргә карата бер курку һәм алардан саклану хисе бар. Чөнки берир белән бер хатын-кыз харам рәвештә якынлык кыйлсалар, хатын-кыз 8-9 минутлык бер нәфси ләззәт өчен 8-9 ай хуҗасыз бер баланы корсагында йөртер, аны 8-9 ел буена тәрбияләп үстерергә мәҗбүр бу-лыр. Шулай итеп ул, үзен бушка җәфаландыруны уйлап караса, 8-9 минутлык ул нәфси ләззәтне агу-ландырыр һәм аның ахыры да начар булыр. Әмма ирләр хатыннар кебек андый авырлыклар ки-чермәсләр. Шул яктан караганда да хатыннарның яратылыштан килгән табигатьләре һәм аларның тор-мыш хәлләре дә ят ирләрдән саклануны кирәкле итәр. Коръәннең бу хөкеменең дөреслеген бүгенге психология һәм социология фәннәре казанышлары да раслады.
ИКЕНЧЕ ХИКМӘТ. Хатын белән ир арасындагы яратышлыштан килгән элемтә һәм сөю хисләре бары тик фани дөнья тормышы өчен генә түгел. Чөнки хатын мәңгелек ахирәт йорты булган җәннәт тор-мышында да үз иренең мәңгелек иптәше булачак. Шулай булгач, хатын үзенең гүзәллеген, мәңгелеккә иптәше булачак үз иренә күрсәтү өчен, ят ирләрдән сакларга тиеш. Әгәр гаилә корган кешеләрнең күңелләрендә мәңгелек яшәүгә ышану булмаса иде, ирләр үз хатыннарын бары тик яшьлек вакытларын-да хайвани хисләр өчен генә сөеп, картлыгында алар-ны мыскылларлар һәм хурларлар иде. Әмма алар мәңгелек яшьлеккә (җәннәт тормышындагы бәхет-леккә) ышансалар, үз хатыннарын картайгач та ямьсез- хәлләрендә дә сөярләр.
Кайсысы кешеләрне бәхетле итә, чагыштырып карагыз: Корәннең тәсәттер әмереме, яисә сүздә мәдәни булып, хатын-кызларны ачык йөрүгә өндәүчеләрнең фикереме?