- Ничек тә булса, Ислам диненнән читтә булган динсез кешеләр кебек яшәрбез әле, - диде. Мин җавап бирдем:
- Ул кешеләр кебек тә була алмассың. Чөнки алар безнең Пәйгамбәребезне инкяр итсәләр дә, башка бер пәйгамбәргә ышаналардыр. Ә пәйгамбәргә дә ышан-масалар, Аллаһка ышанулары мөмкин. Һәм аларда да кайбер изге әхлак кагыйдәләре булырга мөмкин.
Әмма әгәр бер мөселман үзенең хак булган динен ташласа, хәзрәте Мөхәммәд галәйһиссәлату вәссәлам-ның өммәтлегеннән читкә чыкса, ул башка пәйгамбә-рләрнең һичберсен дә кабул итмәс. Һәм Аллаһны да кабул итмәс. Чөнки, әгәр бер мөселман иң ахыргы һәм иң зур пәйгамбәр булган Хәзрәте Мөхеммәд га-ләйһиссәлам өммәтлегеннән читкә чыгып атеист бул-са, ул башка һичбер нәрсәне кабул итә алмас һәм һичбер фазыйләт (изгелек сыйфаты) аның рухында калмас. Милләтенә дә, ватанына да зарарлы булыр. Шуңа күрә һичбер мөселман (акыл юлы белән) чынлыкта һичбер вакыт христиан да, яһүди дә һәм мәҗүси дә була алмас. Әмма башка сәмави диннәрдән меңнәрчә кешеләр Исламга кереп, мөселман булды-лар.
Шушы сүзләремне тыңлагач, ул әшәке һәм дин-сез кешенең бернинди сөйләр сүзе калмады. Ул, күз алдыннан югалып, җәһәннәмгә китте.
ВӘСВӘСӘ ХАКЫНДА БЕР ДӘРЕС
(Намаз укыган вакытта кешенең хыялына кергән шайтани вәсвәсәләргә каршы чара).
Әй, начар вәсвәсәгә бирелгән кеше! Хыялга ки-леп кергән уйлар-фикерләр кеше ихтыярыннан тыш булган шәйләр һәм рәсемнамәләрдер. Әгәр алар хәер-ле вә нурлы чыганаклардан булса, аларның хакый-кати хөкемнәре хыялыбыздагы сурәтләренә файда бирер. Мисал өчен, кояшның нуры һәм җылылыгы көзгегә күчә һәм анда чагыла.