Иманның бу дөньяда да биргән файда вә нәтиҗәлә-рен түбәндәге мисал белән чагыштырып кара. Мәсәлән, синең бик яраткан бердәнбер балаң, синең күз алдында сызланып, үлем түшәгендә ята ди. Син, аның хәленә ачынып, аның тиздән даими аерылып китәчәгенә сызланып утырган бер вакытта Хәзрәте Хызыр һәм Локман Хәким кебек бер табип килде дә, аңа бер тирьяк вә дару эчерде ди. Шулвакыт синең балаң; күзен ачты, шифа алып, үлемнән котылды ди. Бу хәл сиңа никадәр зур шатлык китерәчәген син яхшы аңлыйсың.
Югарыда шушы үзенең баласын яраткан кеше мисалы кебек үк, син сөйгән һәм рухи элемтәдә бул-ган миллионнарча хөрмәтле, зур кешеләр дә үткән, борынгы вакытның каберлегендә булалар. Син: "Алар череделәреме соң?" дип уйлап борчылганда, кинәттән иман хакыйкате (Аллаһка вә ахирәткә ышану ха-кыйкате) синең кальбеңне нурландырып яктырткан кебек үк, ул иман нуры узган заманнарны да яктыр-тып нурландырды. Барча үлгән кешеләрнең юкка чыкмаганлыкларын һәм аларның сине дә нурлы бер мәгънәви галәмдә көтеп торуларын сиңа сөенеч итеп бирде. Алар, ягъни ул борынгы заманда вафат булган аталар, аналар һәм зур,, изге кешеләрнең рухла-ры, гүя сиңа шул мәгънәви галәмнең үз хәлләрен лисаны белән: "Без үлмәдек. Һәм бу шатлыклы, бәхетле, сәгадәтле галәмнәрдә сине көтеп торабыз", - дип әйтәләр. Шуның белән күңелләребезне бәхетле итәләр.
Бу мисал шуны исбат итә - иман хакыйкате шун-дый бер орлыктыр ки, әгәр ул кешенең рухи галә-мендә мәгънәви барлыкка килсә иде, кешенең үзенә генә хас рухи бер җәннәт булыр иде. Һәм иманлы кеше күңелендәге ул нурлы иман орлыгы, ахирәт җәннәтендә шәҗәрә-и тубасы (җәннәт агачы) булып, җимешләрен бирер", - дидем.
Ул кире һәм әпзәке кеше, миңа борылып әйтте:
- һич югында без, хайваннар кебек бер тормыш уздырып, бу дөньяда уен-көлкеләр белән типтереп яшәү өчен, син әйткәннәрне уйламыйча, тыңламый-ча яшәрбез әле...