Ә алардан исән калган бары тик унлабы гына 70-80 яшенә җитеп, картаеп, ямьсез булачаклар. Ьәм, яшьлекләрендә гыйффәт-ләрен сакламаулары сәбәпле, ихтирам итүләрен көткән кешеләрдән нәфрәт күрәчәкләр. Мин болар-ны кинодагы кебек ачык күрдем. Аларның күңел әрнеткеч хәлләрен күреп егъладым. Төрмәдәге иптәшләрем, егълавымны күреп, сораштылар. Мин алардан үземне генә ялгыз калдыруларын үтендем.
Әйе, чыннан да хакыйкать бит: тирәнтен уйласад, һәр җәйнең ахыры көз, ә һәр көзнең ахыры мәҗбүри рәвештә кыш булганы кебек үк, һәр яшьлекнең ахы-ры да картлык һәм һәр карлыкның да ахыры мәҗбүри рәвештә кабер хәяты булачак бит.
Моннан илле ел элек булган вакыйгаларны кино-га төшереп, аны бүген кешеләргә күрсәтеп булганы кебек үк, әгәр ул кешеләрнең моннан илле ел да алда булачак хәлләрен дә күрсәтә торган бер кино эшләү мөмкин булса һәм әшәкелеккә бирелгән начар ке-шеләрнең илле елдан алдагы хәлләрен үзләренә күрсәтсәң иде, алар уен-көлкеләрен ташлап, егълар-лар иде.
Шушы хәлләрне уйлап торганда, яныма дөньяның барлык начарлыкларын үзенә туплаган бер кеше килгән кебек булды. Ул миңа әйтте:
- Без тормышның барлык ләззәтләрен, рәхәтлек-ләрен татырга һәм башкаларга да татытырга тели-без. Син безгә комачаулама!
Мин аңа әйттем: