Мин җавап бирдем:
- Син хайван кебек була алмыйсың. Хайван өчен узган вакыт та һәм киләчәк вакыт та юк. Чөнки хай-ван, акылы булмау аркасында, узган тормышыннан сызлану һәм киләчәк тормышыннан да кайгы-хәсрәт тоя алмый. Шуның өчен хайваннар бүгенге тормыш-тан тулысынча ләззәт алып, рәхәтләнеп яшәрләр, ятарлар, (үз хәлләренең теле белән) Аллаһка шөкра-на кылырлар. Хәтта суелган вакытта да бернәрсә дә уйламас. Бары тик муенын пычак кискән минутта гына бер ачы тояр һәм аннан да бик тиз котылыр. Димәк, Аллаһның иң бөек рәхмәт һәм шәфкатьлә-реннән берсе дә - безгә билгеле булмаган нәрсәләрне, безгә саклап, белдермәүдер... Хосусан, киләчәкләрен белмәүләре сәбәпле, хайваннар тагын да рәхәт яшәрләр.
Әй, инсан! Ләкин сиңа, акыллы булуың аркасын-да, үткән гомерең дә һәм киләчәктә булачак гоме-рең дә беркадәр билгеле була ала. Шуңа күрә син шушы тормышыңның тәмен, үткәнне дә, киләчәкне дә уйламый торган хайваннар кебек була алмассың. Үткәннең һәм киләчәкнең кайгылары синең хозу-рыңны качырырлар. Дөнья тормышының тәмен алу ягыннан син хайваннан да түбәнрәк төшәрсең.
Мадәм, хакыйкать хәл будыр: син я акылыңны чыгарып ат, хайван бул, котыл: яки иман китереп, акылыңны башыңа ал, Коръәннең әмерләрен тың-ла. Бу фани дөнья ләззәтләрен хайваннардан йөз дәрәҗә артыграк алып, Аллаһның ризалыгын казан", - дип, аны бу сүз көрәшендә җиңдем.
Ул кире һәм әшәке кеше тагын борылды да, әйтте: