ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | 105
(1-128)

Әмма хатын-кызларга ботлары һәм күкрәкләре кебек урыннарын (зиннәтләрен) хәтта үз гаиләсендәге никахлы иреннән башка ирләргә дә күрсәтү ярамый. Чөнки хатын-кызның боты һәм күкрәге кешенең бите кебек түгел, башка ят хатын-кызларның ботларыннан һәм күкрәкләреннән аермасы юк. Шул сәбәпле хатын-кызның ачык урыннары үз гаиләсендәге кайбер ирләрдә дә начар һәм хавани нәфси хисләр уятырга мөмкин. Мондый хәл исә кешене хайваннан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшерер иде.

 ИЗГЕ МИЛЛӘТЧЕЛЕК (МҮСБӘТЕ МИЛЛИЯТ) ТУРЫНДА

"Әй, адәм балалары! Сезне бер ир белән хатыннан яраттым. Һәм сезне кабилә-кабилә, милләт-милләт, кавем-кавем яраттым ки, бер-берегезне таный алу, бер-берегез белән иҗтимагый яхшы мөнәсәбәт төзү һәм бер-берегезгә булышу өчен шулай яраттым, әмма бер-берегезгә дошманлык кылу, үпкәләшеп, үзара сутышу өчен түгел".

Бу аятьтә әйтелгән дәреснең дөреслеген түбәндәге мисал белән аңлатабыз.

Мисал өчен, бер гаскәр, ягъни армия берничә ди-визиягә бүленер. Ә дивизияләр полкларга, полклар роталарага бүленер. Армиянең шушы төркемнәре бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә булырлар, бер-берсенә булышырлар. Шул төркемнәргә аерылган солдатлар бер-берләрен танырлар. Шулай итеп, аерым-аерым төркемнәр бер максатта берләшерләр. Кайбер гаскәрләр җирдә, кайберләре һавада, кайберләре диңгездә хезмәт итәрләр. Бер армиянең төрле пол-клары, төркемнәре һичбер вакыт үзара бер-берсенә һөҗүм итмәсләр, бер-берсе белән сугышмаслар. Бәлки һәрвакыт бергәләшеп, дошманнарга каршы торырлар.

Тавыш юк