Ул чагында бер дә иреклек, азатлык ала алмабыз. Шуның өчен барыбыз да Исламның бавына (Аллаһның бавына) тотыныйк, ябышыйк. Күп дошманнарыбызга үзебезнең хак дин булган Ислам кагыйдәләре белән каршы торып, милләтебезне саклыйк.
Әй, мөселман милләтләр һәм бу ватанның балала-ры!
Коръән һәм иман крепостенә (кальгасына) сыенып, бергәләшеп, Исламны гына үзегезгә милләтчелек ясап, Ислам һәм иман белән милләтегезне күтәрергә тырышыгыз.
УХУВВӘТ (ИСЛАМ КАРДӘШЛЕГЕ) РИСАЛӘСЕ
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ
اِنَّمَا اْلمُؤْمِنُونَ اِخْوَةٌ فَاَصْلِحُوا بَيْنَ اَخَوَيْكُمْ ● اِدْفَعْ بِالَّتِى هِىَ اَحْسَنُ فَاِذَا الَّذِى بَيْنَكَ وَبَيْنَهُ عَدَاوَةٌ كَاَنَّهُ وَلِىّ ٌ حَمِيمٌ ● وَالْكَاظِمِينَ الْغَيْظَ وَالْعَافِينَ عَنِ النَّاسِ وَاللّهُ يُحِبُّ اْلمُحْسِنِين
Мөэминнәр арасындагы фетнә, аерымлык, үч алу һәм дошманлыкка сәбәп була торган инад (кирелек) вә хисадлык хакыйкатьтә һәм исламияттә һәм дә шәхси вә иҗтимагый тормышыбызда ямьсез һәм за-рарлы бер золымдыр. Шулай ук алар инсаннарның иҗтимагый тормыш тынычлыгын һәм бәхетлеген боза торган бер агудыр.