ӨЧЕНЧЕ ВӘҖИҺ. Хакыйкый нык гаделлекне әйткән
وَلاَ تَزِرُ وَازِرَةٌ وِزْرَ اُخْرَى
сере белдергәненчә, бер мөэминдә булган бер начар холык сәбәбеннән башка изге һәм яхшы холыкларны күрмәү иң вур золымдыр. Һәм начар сыйфат иясе булган кешегә үпкәләп, аның мәгъсүм һәм гөнаһсыз булган туганына яки якыннарына дошманлык итү
اِنَّ اْلاِنْسَانَ لَظَلُومٌ
аятендә әйтелгән кебек акылсызлык һәм зур бер золым булыр. Бабаларыбыз шулай әйткәннәр: "Синең дустыңның дусты сиңа да дустыр". Шуның кебек үк "Бер күзнең хөрмәте өчен күп күзләр сөелер" сүзе изге кешеләр телендә таралган.
ДҮРТЕНЧЕ ВӘҖИҺ. Мөэминнәр арасындагы до-шманлык, шәхси тормыш ягыннан да золымдыр. Шул мәсьәләнең нигезе булачак түбәндәге берничә кагыйдәне укып, гыйбрәт ал.
Беренчесе. Син дин буенча бара торган юлыңны һәм үзеңнең фикерләреңне дөрес дип белсәң, шушы кагыйдә сиңа җитәкче булсын: "һүәл-хакку" урынына "һүә хаккун" бул-сын. Ягъни "Минем юлым, минем фикерем генә хак. Бүтән юллар хак түгел", - дип әйтергә ярамый. Ки-ресенчә, "Дингә хезмәт итә торган юлларның бары-сы да хак. Шуның белән бергә, минем юлым да хак" дип әйтергә кирәк.
Яки синең кагыйдәң "һүәл-хәсән "урынына "һүә-әхсән" булсын.