Хәсәдтан котылуның чарасы. Хәсәд иткән кеше хәсәд ителгән нәрсәләрнең нәтиҗәсен уйласын. Ул аңласын ки, хәсәд ителгән кешедә булган дөньяви матурлык, көч, куәт һәм байлык вакытлычадыр, файдасы аз, авырлыгы күптер. Әгәр дә ул кешедәге яхшылык ахирәт гамәленнән булса, аңарга хәсәд һич тә ярамый. Әгәр ахирәт гамәлендә дә хәсәд итсә, ул хәсәд иткән кеше я үзе икейөзледер (эчкерледер), ахирәт гамәлен дөньяда югалтыр, яки нәфсенә зо-лым кыйлыр. Хәсәд ителгән кешегә бәла килгән ва-кытта шатланса, нигъмәтләр килгән вакытта да кай-гырса, Аллаһның язмышына каршы торган булыр. Аллаһның язмышына каршы килгән кеше аның рәхмәтеннән мәхрүм калыр.
Шулай булгач, бер көнне дошманлык итү кирәк булмаган бер нәрсәгә бер ел дошманлык кылуны нинди инсафлы кеше кабул итә алыр? Бозылмаган нинди вөҗданга шундый начар эш сыяр?
Хәлбуки, мөэмин кардәшеңнән сиңа килгән бер начарлыкны бөтенләй ул кешегә биреп, аны гаепле итеп саный алмыйсың. Чөнки, беренчедән, аннан соң килгән начарлыкта язмышның (тәкъдирнең) бер өлеше бар; ул өлешкә син риза булырга тиешсең.
Икенчедән, нәфеснең дә, шайтанның да өлешлә-рен аерып, ул кешегә дошманлык итмә. Чөнки ул нәфсенә һәм шайтанына бирелгән. Шуның өчен аны жәллә һәм аның үкенүен көт.
Өченчедән, син нәфсеңдә, үзеңдә күрмәгән яки күрергә теләмәгән гаепләреңне дә күр; мөэмин кардә-шеңнән сиңа килгән гаепнең кечкенә бер өлешен дә үзеңнән бел. Шулардан соң калган гаепнең кечкенә бер өлешен гафу ит, көнчелектән котылуның иң сәламәт һәм иң тиз юлын сайла. Шулай эшләсәң, гөнаһтан һәм золымнан котылырсың һәм Аллаһның ризалыгын алырсың.
Кешенең тормышына шундый зарарлы булган до-шманлыкка, әгәр үзеңнең файдаңны теләсәң, юл бирмә, күңелеңә кермәсен. Күңелеңә кергән булса, аның сүзен тыңлама.