Ягъни "Минем юлым, минем фикерем үзе генә изге (гүзәл); бүтән юллар изге (гүзәл) түгел" дип әйтергә ярамый. Киресенчә, "Аллаһның ризасына бара торган юлларның барысы да изге (гүзәл), ә минеке тагын да гүзәлрәк" дип әйтергә ярый.
Икенче кагыйдә. Синең үзең өчен кирәктер ки, һәр сөйләгән сүзең хак булсын. Ләкин һәр хак сүзне сөйләргә синең хакың юктыр. Һәр әйткән сүзең туры булсын, әмма һәр туры сүзне һәрвакыт әйтү дөрес түгел. Дөрес сүзне әйтү зыянлы булса, эндәшмәү кирәк.
Өченче кагыйдә. Әгәр дошманлык күрсәтергә теләсәң, күңелеңдәге дошманлык хисенә дошман бул, аны күңелеңнән чыгарырга тырыш. һәм сиңа иң зарарлы булган нәфсеңә һәм үзеңнең начар сыйфат-ларыңа дошманлык ит, аны төзәтергә тырыш. Әгәр дошманлык эшләргә теләсәң, динсезләр һәм начар кяферләр күп, - аларга дошманлык күрсәт.
Әйе, мәхәббәт һәм сөю хисе ничек үзе мәхәббәткә лаек була, шулай ук дошманлык хисе үзе дә дошман-лыкка лаектыр. Әгәр дә дошманыңны җиңәргә теләсәң, аның начарлыгына каршы изгелек белән җавап бир. Начарлыкка начарлык белән җавап бирсәң, арагыздагы дошманлык арта, күбәя генә.
Әгәр начар кешегә "Син яхшы! Син яхшы!" дип әйтсәң, ул яхшыга әйләнергә мөмкин. Яхшы кешегә дә "Син начар! Син начар!" дип әйтсәҗ, ул кеше начар сыйфатлыга әйләнергә мөмкин.
Дүртенче кагыйдә. Кинә, ачу тоткан һәм дошманлык иткән кеше үз нәфсенә дә, мәэмин кардәшенә дә, рәхмәте-Илаһиягә (Аллаһның рәхмәтенә) дә золымлык иткән булыр. Чөнки үч тоту һәм дошман-лык, беренчедән, үч тоткан кешенең нәфсенә бик куркыныч бер газап салыр. Әгәр дошманлык хәсәдлектән килсә, ул бөтенләй газаптыр. Чөнки хәсәд иң элек аны эшләгән кешене яндырыр, изәр. Ә хәсәд ителгән кешегә аның зыяны я аздыр, яки бөтенләй юктыр.