Монда ачуланмыйча, нәфескә ул эштән өлеш чыгармыйча җәза бирергә кирәк иде. Ул эшне нәфескә бирелеп һәм ачуланып эшләгәч, золым кыйл-ган булды. Гаделлек белән эшләмәгән өчен, гадел рәисе аны эштән чыгарган.
Иҗтимагый тормышыбызның авыруы булган һәм мөселманнарның күңелен елата торган бер бик кур-кыныч хәл шул: "Тышкы дошманнарның мәйданга чыгуы вә мөселманнарга һөҗүмнәре вакытында, иске дошманлыкларны ташларга, бергәләшеп дошманга каршы торырга кирәк" дигән кагыйдәне санламау. Ә аны иң артта калган милләтләр дә тоталар бит. "Исламга хезмәт кыйлабыз" дип йөргән мөселман-нарга, нигә инде бер-берсе белән ачуланышып, дәгъвалашып, сугышып йөрергә? Алар, кечкенә ха-таларны зурайтып, иттифакны, бергәлекне бозалар. Хакыйкый, чын дошманнарын онытып, үз аралары-на фетнә салалар.
Шушы турыда гыйбрәтле бер мисал. Хасәнан ис-емендәге бер кавемнең бер-берсенә дошман ике ка-биләсе бар иде. Берсе-берсенең иллеләп кешеләрен үтергән булсалар да, Сибган һәм Хайдеран исемле дошман кавемнәре һөҗүм иткән вакытта, алар, үз араларындагы иске дошманлыкны онытып, тышкы дошманнарга бергәләшеп каршы торалар иде. Сугыш беткәнгә хәтле үз араларындагы дошманлыкны ио ләренә төшермиләр иде.
Әй, мөэминнәр! Мөэминнәр кавеменә каршы һөҗүм итүче никадәр күп дошманнар булуын сез беләсезме? Бәлки, йөзләрчәдер. Аларның һәрберсенә каршы кулга-кул тотынышып, бергә берләшергә ти-ешбез. Бер-беребез белән сугышу, үз арабызга фетнә салу, үпкәләшү үзен мөэмин санаган кешеләргә ки-лешерме? Безне шулай бүләргә тырышучы, безгә һөҗүм итүче, Исламны бетерергә уйлаучы бик күп дошманнар булуын сез беләсезме?
Бу дошманнарның барысына да каршы иң куәтле коралыгыз һәм кальгагыз (ныгытмагыз) - УХУВВӘТ и ИСЛАМИЯДЕР (Ислам кардәшлегедер). Ислам ныгытмасы булган бу дин кардәшлеген кечкенә до-шманлыклар белән вату, кискәләү никадәр вөҗдан-сызлык һәм исламга ярамаган эш икәнен белегез һәм гафләттән уяныгыз!