Бай халыктан ярлы халыкка рәхим-шәфкать һәм юмартлык күрсәтү һәм ярлы халыктан бай халыкка да хөрмәт һәм итагать кыйлу кирәк. Моны булдыра торган иң мөһим нәрсә - зәкяттыр. Югыйсә, югары-дан түбәндәге ярлы халыкка золым һәм җәбер ява; ярлы халыктан да байларга карата үч алу һәм баш күтәрү чыга. Шулай итеп, ике төркем халык ара-сында даими бер мәгънәви сутыш булып торыр. Рос-сиядәге шикелле эшләү белән, капитал сугыш мәйданга чыгып, ул революциягә (коммунизм ихты-ялына) сәбәп булды. Франциядә дә шундый ук хәл булган иде.
Әй, юмартлыкны яратучы һәм ярлыларга ярдәм итүче кеше! Ярдәмнәрегез зәкят исеменнән булмаса, өч төрле зыяны бардыр яки гомумән файдасыз бу-лыр. Чөнки, Аллаһ исеменнән бирмәгәнең сәбәпле, алган кешенең күңелен төшерерсең һәм ярлы кеше-нең мәкъбүл (кабул ителгән) догасыннан мәхрүм калырсың. Аллаһның биргән малын, аның бәндәләренә бүлеп таратучы хезмәткәр булуыңны уйламыйча, үзеңне ул малның хуҗасы дип уйлап, Аллаһның нигъмәтләрен кире кагарсың.
Әгәр дә Аллаһның боерганынча, зәкят нияте белән бирсәң, Аллаһның исеменнән биргәнең сәбәпле, са-вап казанырсың, нигъмәткә шөкрана күрсәткән бу-лырсың. Зәкят алган мохтаҗ кеше дә сиңа түбәнче-лек күрсәтергә мәҗбүр булмас. Синең өчен укыган догалары да кабул булыр.
Шулай итеп, изгелек өчен бирелгән ярдәмне рия-лылык (икейөзлелек) өчен, үзеңне мактау өчен бирү нәрсә була да, зәкят исеменнән, Аллаһның ризалы-гы өчен биреп, савап алу, ихласлы булу һәм мәкъбүл догаларны казану нәрсә була? Сез үзегез чагышты-рыгыз.