ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | 118
(1-128)

ГАЙБӘТ ТУРЫНДА БЕР ДӘРЕС

 اَيُحِبُّ اَحَدُكُمْ اَنْ يَاْكُلَ َلحْمَ اَخِيهِ مَيْتًا

Аятьнең кыскача мәгънәсе: "Үлгән туганыгызның итен ашауны кем яратыр икән? Сез андый эштән чиркәнмәссезме? Дин кардәшегез турында гайбәт сөйләү шундый ук бер начарлыктыр".

Димәк, бу аятьнең аңлатуынча, хурлау һәм гайбәт сөйләү кешеләрнең акылын, кальбен, инсаниятен, вөҗданын һәм миллилеген начарлыкка әйләндерә. Гайбәт - дошман һәм кире кешеләрнең күп куллана торган иң түбән, иң начар бер коралыдыр. Үзен изге санаган кеше бу пычрак коралга мөрәҗәгать итмәс, ул гайбәт коралын кулланмас.

Танылган, мәшһүр бер кеше шулай дигән:

اُكَبِّرُ نَفْسِى عَنْ جَزَاءٍ بِغِيْبَةٍ فَكُلُّ اِغْتِيَابٍ جَهْدُ مَنْ لاَ لَهُ جَهْدٌ

"Үзем-не, дошманыма гайбәт белән җәза бирүдән югары тотармын. Һәм ул сүзгә колак салмам. Чөнки гайбәт зәгыйфь, начар кешеләрнең коралыдыр".

Гайбәт ул шундый нәрсә - гайбәт ителгән кеше. аны ишетсә, ачуы килер, үпкәләр иде. Әгәр дөресен әйтсә, ул гайбәт була. Әгәр ялган сөйләсә, һәм гайбәт. һәм яла ягу булыр. Бу инде икеләтә пычрак һәм начар бер гөнаһ булыр.

Тавыш юк