Чөнки кайбер вакыт бер кешенең иршады (хак юлга юнәлүе) мең кешенең иршады кадәр Аллаһның ри-засына сәбәп булыр.
Ихлас һәм чын хаклылык исә мөселманнарның кайдан вә кемнән дә булса файдалануларына риза булуындадыр. Югыйсә, "Миннән дәрес алып, миңа савап казандырсыннар" дип уйлавы, нәфсесенең һәм үзенең тәкәбберләнүенең бер хәйләседер.
Әй, савапка хирыслы һәм ахирәт гамәленә канә-гатьсез кеше! Кайбер пәйгамбәрләр килгән чакта, санаулы берничә кешедән башка, аларга буйсынма-учылар булса да, алар пәйгамбәрлекнең мөкаддәс (изге) вазыйфасының чиксез савабын казанганнар. Димәк, дингә хезмәт юлындагы һөнәрлелек күп ке-шеләрнең буйсынуы белән түгелдер, ә Аллаһның ризалыгын казану беләндер. Мондый комсызлык белән син нәрсә эшлисең: "Кешеләрнең барысы да минем сүземне тыңласын", - дип әйтеп, үзеңнең ва-зыйфаңны онытып, Аллаһның вазыйфасына катна-шасың! Синең нәсихәтеңне кешеләргә кабул йттерү һәм синең яныңа кешеләрне җыю Аллаһның вазый-фасыдыр. Үз вазыйфаңны бел дә, Аллаһның вазый-фасына катнашма.
Хак вә хакыйкать сүзләрне (мәсәлән, Коръән уку, нәсихәт бирү) тыңлаучы һәм аларны укыган кешегә савап казандыручы ялгыз инсаннар гына түгел, бәлки җәнабе-Аллаһның фәрештәләре һәм рухани затла-ры күптер. Алар галәмнең бөтен якларында хәзер булып торырлар, изге сүз әйтүчеләрне шатландырып, савап казандырырлар. Әгәр күп савап телисең икән, гамәлеңнең нигезе ихлас булсын һәм бары тик Ал-лаһның ризалыгын гына уйла. Шулай ук синең авы-зыңнан чыккан мөбарәк сүзләр ихласлылык вә Ал-лаһның ризалыгы нияте белән һавада җанлансын һәм хәятланып яшәсен. Ул сүзләр, сансыз күп фәрештә һәм рухани затларның мәгънәви колакларына ке-реп, аларны да нурландырып, сиңа савап казандыр-сын. Чөнки, мәсәлән, син "Әлхәмдүлиллаһ" дисәң, шул әйткән бер сүзең миллионнар тапкыр "Әлхәмдүлиллаһ" сүзләре, Аллаһның рөхсәте белән һавада язылыр/1*