ИХЛАСЛЫ БУЛУНЫҢ КАЙБЕР ДӘСТҮР ҺӘМ КАГЫЙДӘЛӘРЕ.
Беренче дәстүр. Гамәлләрегездә Аллаһның ри-залыгы булсын. Әгәр Аллаһ разый булса, бөтен дөнья үпкәләсә дә, әһәмияте юк. Әгәр ул кабул итсә, әмма бөтен халык кабул итмәсә дә, тәэсир юк. Аллаһ ра-зый булганнан һәм кабул иткәннән соң, ул теләсә һәм Аллаһның хикмәте кирәк булса, сез теләмәгән булсагыз да, сезнең сүзләрегезне халыкка да кабул иттерер, аларны да разый итәр. Аның өчен бу дин хезмәтендә турыдан-турыга бары тик җәнабе Хак-ның ризалыгын гына төп максат итү кирәк.
Икенче дәстүр. Коръән хезмәтендә булган кардәшләрегезне тәнкыйть итмәү һәм аларның өстендә фазиләтфәрүшлек (үзеңнең өстенлегеңә мак-танып, башкаларга күрсәтү) итеп, дин кардәшләре-нең хисләрен рәнҗетү ярамый. Чөнки ничек булса да, кешенең бер кулы икенче кулына каршы тор-мас, бер күзе икенче күзен тәнкыйть итмәс, теле колагына каршы төшмәс, кальбе рухының гаебен күрмәс. Ә киресенчә, алар бер-берсенең кимчелеген бетерешер, гаепләрен яшерер, ихтыяҗына һәм ва-зыйфасына ярдәм итәр. Яисә ул кешенең хәяты сүнәр, рухы качар, гәүдәсе дә вакланыр. Мәсәлән, бер механизмның шестернялары бер-берсеннән узып китә алмас, бер-берсеннән читкә чыгып, механизм хәрәкәтенең тәртибен бозмас, ә киресенчә, ул шестернялар бер-берсенә ярдәмче булып, шул механизм-ның алга бару максатына хезмәт итәрләр. Әгәр ул механизмның шестернялары арасындагы тәртип аз гына да бозылса, ул механизм эштән чыгар, эшли алмас.
Әй, "Рисаләи Нур" шәкертләре һәм Коръәннең хезмәткәрләре! Сез һәм без - Исламның мәгънәви шәхсиятендә барыбыз да берәр әгъзаларбыз. Һәм без мөселманнарга мәңгелек хәятта (ахирәттә) мәңгелек бәхетлекне бирәчәк бер мәгънәви механизмның шес-тернялары хөкемендәбез. Сез һәм без -Мөхәммәт өммәте булган мөэминнәрнең барысын да дарессәлам-га (дөнья һәм ахирәт сәламәтлегенә) илтә торган көймәдә тырышучы хезмәткәрләрбез.