АЛТЫНЧЫ ВӘҖИҺ. Мәгънәви тормыш һәм гый-бадәттәге сәламәтлек кешеләр арасындагы дошманлык һәм кирелек белән югалыр. Кире кеше каршы яктагы кардәшеннән өстен булырга, тәкәбберләнергә теләр. Шуның аркасында гамәлен чын ихлас белән кыйла алмас. Ихлас һәм гаделлек шундый дошман-лык һәм үпкәләшү белән юкка чыгар. Димәк, көнче-лек һәм дошманлыкның безнең салих (изге) гамәллә-ребезгә дә зыяны бар. Көнчелек тоткан кеше гый-бадәтнең мәгънәви тәмен белә алмас.
ИКЕНЧЕ МӘБХӘСТӘН (МӘСЬӘЛӘДӘН) БЕР КИСӘК
Инсаннарның иҗтимагый яшәвендәге революци-яләрнең сәбәбе түбәндәге ике караштандыр. Беренчесе: "Мин тук булсам, башкалар ачлыктан үлсә дә, миңа нәрсә?" Икенчесе: "Син эшлә, тырыш, мин ашармын".
Иҗтимагый яшәүдә бу ике карашны дәвам иттерә торган нәрсәләр:
1) фаиз алу (банклардан өстәмә процентлар алу);
2) Аллаһның фарыз әмере булган зәкятны ташлау (малның зәкятын бирмәү).
Бу ике куркыныч иҗтимагый авыруның дәвасы шул: зәкятны фарыз кылу һәм фаизны харам кылудыр. Шәхесләрнең һәм милләтләрнең яшәвендә иң мөһим нәрсә һәм милләтне мәңге бәхетле итә торган иң мөһим таяныч - зәкяттыр. Чөнки бер милләттә ике төркем халык яшәр: беренчесе - түбән халык, ярлы халык; икенче төркем - югары сыйныф, бай халык.