Тыштан караганда җиңел һәм алдавыч бер рәхәтлек күрер. Тәртипле солдат кебек йөргән уң юлның юл-чысы, ашамлыклар белән тулы дүрт-биш килолык бер чемодан һәм һәртөрле дошманны җиңә алырлык мөкәммәл мылтыкларны йөртергә мәҗбүрдер".
Бу танылган кешенең сүзен тыңлагач, бәхетле булган соддат уң якка китәр; аның җилкәсендә бер батман авырлык булыр, әмма йөрәге һәм рухы меңләгән батман кайгы вә куркынычтан котылыр. Икенчесе, бәхетсез солдат, армияне ташлар. Тәртипкә, низамга керергә теләмәс, сул якка китәр. Гәүдәсе бер батман авырлыктан котылыр, әмма кальбе меңнәрчә батман авырлыгындагы миинәткә (бу-рычлылыгын тоюга) дучар булыр, рухы исә чиксез куркынычлар астында изелер; теләнче кебек, һәр нәрсәдән куркып, калтырап йөрер. Ахырда теләгән җиренә ирешер. Анда да баш күтәрүче һәм качкын кеше җәзасын күрер. Армия тәртибен яратучы, че-модан һәм мылтыкларын яхпШ саклаучы һәм уң якка китүче солдат, беркемнән дә ярдәм алмыйча, беркемнән дә курыкмыйча, тыныч күңел вә вөҗдан белән йөрер, теләгән шәһәренә ирешер. Анда ада, вазифасын яхшы итеп үтәгән намуслы солдатка, үзенә лаек бер бүләк бирелер.
Әй, итагатьсез нәфес! Шуны бел: ул ике юлчыныц берсе -Аллаһның кануннарына итагать кылучы кеше; икенчесе - Аллаһны тыңламаучы һәм ыәфсенә буй-сынучы кешедер. Ул юл исә - яшәү, хәят юлыдыр; рухлар галәменнән килер, кабердән узар һәм ахирәткә китәр. Ул чемодан һәм мылтык - гыйбадәт һәм тәкъвадыр (үзеңне гөнаһлардан саклаудыр). Гыйбадәттә үзенә күрә бер авырлык бардыр, ләкин аның мәгънәсендә шундый бер рәхәтлек һәм җиңел-лек булыр ки, аны аңлатып булмас. Чөнки бәндә памазында әйтер: