ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | 63
(1-128)

 اَشْهَدُ اَنْ لاَ لِلَهَ اِلاَّ اللهُ

"ӘШҺӘДҮ ӘЛЛА ИЛАҺӘ ИЛЛАЛЛАЬ", ягъни "Халикъ (Яратучы) вә Рәззак (Ризык бирүче) Аңар-дан башка юктыр. Зарар вә мәнфәгать Аныц кулын-дадыр. Ул Хакимдер, ялгыш эш эшләмәс. Ул Рәхим-дер, ихсаны һәм мәрхәмәте чиксездер дип, игътикад кыйлганы (инанганы) өчен, һәр нәрсә дә бер Аллаһ-ның рәхмәт хәзинәсе ишеген табар. Бу ишекне дога белән кагар. Һәр нәрсәне Аллаһныц әмеренчә күрер, раббасына сыеныр. Тәвәккәллек белән Аллаһка тая-нып, һәр төрле бәладән сыена торган бер урын табар. Иманы ул кешегә зур бер иминлек бирер.

Әйе, һәр хакыйкый хәсәнат (изгелек) кебек батырлыкның да нигезе имандыр, убудияттер (Аллаһ-ка бәндә булудыр). Һәр начарлык вә явызлыкның нигезе дә дәлаләттер (наданлык белән Аллаһның әмерләрен ташлаудыр).

Әйе, йөрәге-кальбе иман белән яп-якты зыяланган бер бәндәне, җир шары үзе бомба кебек шартла-са да, ихтималдыр ки, аны куркытмас. Бәлки ул Аллаһның кодрәтенең гаҗаиблыгын (таң калырлык булуын) зур бер хәйранлык белән тамаша кыйлыр. Ләкин атказанган һәм танылган бер философ фасик (бозык) булса, күктә койрыклы йолдыз күрсә дә, калтырап калыр. "Бу йолдыз дөньябызга бәрелмә-сме?" дип, куркып калыр, уйлана башлар. Берва-кыт шундый бер йолдызны күреп, Америка халкы куркып калтыраган иде; бик күп кешеләр өйләрен ташлап киткәннәр иде.

Әйе, кеше чиксез нәрсәләргә мохтаҗ, ләкин аның кулындагы мөмкинлеге чикле булыр. Һәм бик күп бәлаларга очраган чакта, аның көче-куәте каршы торырга җитмәс. Кешенең бөтен барлыгы, көче-күәте - кулы кая кадәр җитә алса, - шул кадәр генә булыр. Ләкин әмәлләре (өметләре), теләкләре, кайгы вә бәла-ларының зурлыгы күзенең күрә алганы, акылының уйлый алганы кадәр киңдер.
Тавыш юк