АЛТЫНЧЫ СҮЗ
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ
اِنَّ اللهَ اشْتَرٰى مِنَ الْمُؤْمِنِينَ اَنْفُسَهُمْ وَاَمْوَالَهُمْ بِاَنَّ لَهُمُ الْجَنَّةَ
"Аллаһе Тәгалә җәннәт бәясе белән мөэминнәрдән аларның нәфесләрен һәм малларын сатып алырга
сорый".
Нәфес һәм малны Аллаһка сату, ягъни Аллаһка гына бирелгән булуның никадәр файдалы бер сәүдә, нинди зур бер шәрәф икәнлеген аңларга теләсәң, шушы хикәяне тыңла.
Бервакыт бер патша үз кулы астында эшләүче ике адәмгә вакытлыча гына файдаланырга бер бакча бир-де. Ул бакчада хуҗалыкта була торган фабрика, ма-шина, ат, корал кебек һәрнәрсә бар иде. Ләкин кур-кыныч бер сугыш вакыты булу сәбәпле, һичбер нәрсәнең тәртибе калмаган иде: я ватылган, я ис-кергән, үзгәргән иде. Патша, ул ике кешегә шәфкать-ле булуы аркасында, аларга бер илчесен җибәреп, аның аркылы шундый боерык бирде: "Кулыгыз ас-тында булган минем малларымны, әйберләремне миңа сатыгыз. Мин аларны сезнең өчен саклармын, бушка китмәсен. Хәзер сугыш вакыты, сез ул нәрсәләрне саклый алмассыз. Кулыгыздан чыгып китәр. Ә сугыш беткәч, мин ул әйберләрне сезгә та-гын да яхшырак сурәттә кайтарып бирермен. һәм мин ул әманәт малларны, сезнең үз әйбәрләрегез итеп, алар өчен сезгә зур бәя бирермен. Ул машина һәм фабрикадагы җиһазлар минем исемем белән, минем икенче йортымдагы станогымда эшләттерелер. Шул сәбәпле аларның бәяләре бердән меңгә күтәре-лер. Ә сез үзегез көчсез һәм ярлысыз, ул нык авыр эшләргә өлгерә алмассыз.