ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | 71
(1-128)

Бөтен чыгымнарны, җиһаз-ларны үзем күтәрермен; әмма бөтен файдасы сезгә булыр. Һәм мин ул малларны сез сугыштан кайтканга кадәр саклармын. Менә монда сезгә биш мәртәбә файда эчендә файда булыр. Әгәр миңа сатмасагыз, кулыгыздагы малларны саклый алмассыз, алар сез-нең кулыгыздан китәр. Һәм сез ул югары бәядән һәм файдадан мәхрүм калачаксыз. Шундый яхшы, ма-тур җиһазларны, машиналарны, фабрикаларны үз урынында эшләттермәү сәбәпле, алар бөтен кыйммәт-ләрен югалтырлар. Аларны саклау мәшәкате дә үз өстегездә калачак, әманәткә хыянәт җәзасын да күрерсез. Менә шунда сезгә биш мәртәбә зыян эчендә зыян булыр.

Сату дигән сүз - миңа солдат булу, минем исемем белән эшләүдер. Миңа сатсагыз, ягъни миңа солдат булсагыз, гади бер әсир һәм башсызлык түгел, ә ки-ресенчә, зур бер патшаның хөрмәте, ирекле һәм шәрәфле бер колы булырсыз".

Ул ике кеше шушы хөрмәтле, файдалы сүзләрне тыңлагач, аларның акыллы булганын әйтте: "Мин хәзер үк кулымдагы әманәт әйберләрне сатармын һәм патшага рәхмәт әйтермен".

Фиргавен кебек горур, тәкәббер һәм исерек икен-че кеше, дөньяда мәңге яшәрмен дип уйлау арка-сында, сугыштан, бәлаләрдән хәбәре булмый һәм аларны беләсе дә килми. Ул әйтә: "Юк, ул патша кемдер? Мин малымны, милкемне аңа сатмыйм, кәе-фемне бозмыйм", - диде.

Бераздан соң беренче кеше (малын патшага сатканы) шундый бер зур дәрәҗәгә иреште ки, һәр кеше аның хәленә сокланыр иде. Ул, патшаның зур бүләгенә ирешеп, аның махсус матур сараенда бәхетле һәм сәгадәтле яшәде. Ә икенчесе шундый начар бер хәлгә төшәр ки, һәрбер кеше аны жәлләр иде. һәм дә "Аңарга андый җәза тиешле иде" диярләр иде. Чөнки ул, үз хатасының нәтиҗәсе буларак, тыныч-лыгын да, байлыгын да югалтып, газап чигәр иде.

Тавыш юк