Яшәсен сыдыйк (тугрылык)! Үлсен йәэс (өмет өзү)! Мәхәббәт, сөю дәвам итсен! Шура (мөселманнарның фикер белән катнашуы) куәтләнсен! Бөтен начарлык-лар, нәфрәт, үпкәләүләр һәва һәм һәвәскә буйсын-ганнарга булсын! Рәхмәт, сәлам вә сәламәт Ходайга буйсынганнарга булсын! Амин!.."
Бәдиүззаман хәзрәтләре Шамда әйткән хотбәсе-нең ахырында шулай дип дога кыйлды. Ун меңнән артык тыңлаучы мөселманнар "Амин!" диделәр.
Бу хотбә андагы тыңлаучы галимнәр тарафыннан "Бик яхшы!" дип табылды. Бәдиүззаман хәзрәтләренең бөтен мөселманнарга сөенеч булган бу сүзләре әителгән вакыт 1911 нче ел иде.
Ул хәзрәтнең сөенеч биргәне кебек, бөтен дөньяда бүгенге көндә Ислам дине алга бара һәм меңләгән-меңләгән кешеләр, батыйл (асылдан ераклашкан) диннәрдән хак дин булган Ислам диненә кайтып, мөэмин-мөселман булалар.
Моннан соң Бәдиүззаман хәзрәтләре Бейрут юлы белән Истанбулга килде. Ул вакыт 1916 нчы ел, Гос-манлы дәүләте таркалган, дошманнар дүрт яктан һөҗүм итеп киләләр иде.
Бу фронтларның берсе Кавказ фронты иде - аннан Төркиягә руслар һөҗүм иттеләр. Хәтта рус патшасы Николайның гаять зур урдасы 1916 нчы елның 16 нчы февралендә Төркиянең көнчыгыш шәһәрләреннән берсе булган Эрзерум шәһәренә кер-де.