БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | 14
(1-38)

Караңгы төннәрдә вә ка-раңгы чит мәмлакәттә, Идел елгасының дулкын тавышлары, салкын яңгырларының тавышлары һәм җилләрнең улавы мине тирән гафләт йокысыннан уяттылар. Мин үземне әле карт санамый идем. Әмма Беренче Бөтендөнья сутышын күргән кешене карт дияләр иде. Гүя

серенә төшенеп, "балаларны картайткан шундый көннәрдә" мин, кырык яшьлек кеше, үземне сиксән яшьлек итеп хис иттем. Шул караңгы озын төннәрдә минем киләчәк тормышымнан һәм ватаныма кайтуымнан өметем өзелде. Шул халәттә Коръәне хәкимнән ярдәм килде. Телем

 ДиДе- Ьәм Ниязи Мисри кебек:

Дөнья гаменнән кичеп,

Юклыкка канат ачып,

Шәүкь илә һәрдәм очып,

Чакырам: Дуст! Дуст!,-

дип, күңелем ватанымдагы дустларны эзләде.

Шул чит илдәге шундый ачы, күңел әрнеткеч, озын көннәрдә Аллаһ каршысында чарасызлыгым, көчсезлегем шул хәтле зур бер шәфәгатьче (ярдәм-че) булды ки, хәзер дә исем китә.

Берничә көннән соң мин, һич уйламаган чакта, рус телен белмәгән хәлдә, җәяү барганда бер еллык юлны берүзем, Аллаһның ярдәме белән, унбиш көндә уздым - Германиядән Варшава һәм Австрия аркылы Истанбулга кайтып җиттем".

Тавыш юк