БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | 16
(1-38)

- Паша, Паша! Галәмдә иң югары, иң чын хакый-кать -имандыр. Иманнан соң намаздыр. Намаз укы-маган кеше - зур гөнаһ ияседер".

Бәдиүззаман хәзрәтләре Анкарада да тик торма-ды. Төркиядәге дин дошманнарының "инкярчылык", "атеизм" фикерләрен кертергә тырышканнарга кар-шы "Табигать рисаләсе" исемле китабын язып бас-тырды. Бу китап "бу галәмне, барлыкларны Аллаһ ясамады, табигать ясады яки үзеннән-үзе барлыкка килде" дип, Аллаһны инкяр кылучыларга бик яхшы, бик матур бер җавап булды.

Бәдиүззаман хәзрәтләре, үз сүзләренең Анкара-дагы Яңа мәҗлесне төзүчеләргә тәэсир итмәгәнен күргәч, Анкарадан китеп, Ван шәһәрендәге Әрәк тавы башындагы бер мәгарәдә гыйбадәткә бирелде, Ходай-га тапшырылды.

Ике-өч елдан соң яңа төзелгән дәүләтнең, дине-безнең нигезе булган Коръәннең һәм шәригатьнең бозылуына, милләтнең диннән ераклашуына сәбәпче - булган яңа законнарына каршы кешеләрнең баш күтәрүләре башланды. Баш күтәрүчеләр Бәдиүзза-манны да үз яннарына чакырдылар, аңа: "Син дә безнең белән бергә Анкарадагы хөкүмәткә баш күтәр", - диделәр.

Бәдиүззаман баш күтәрүчеләргә әйтте:

"Төрек милләтенең бу угыллары гасырлар буена Коръәнгә хезмәт иткән. Исламның байракчылары булган бер кавемнең оныкларыдыр. Аларга каршы корал күтәрелмәсен, корал белән каршы торылма-сын. Без - мөселманбыз, алар да - мөселман гаскәр-ләре. Башларындагы гөнаһлы кешеләргә карап, кардәш белән кардәшне сугыштырмыйбыз. Ил эчендә кылыч чыңламас. Бүгенге көндә бер чара - Коръән-нең хакыйкатьләре, безне һәр гасырда яктыртып зыяландыручы Коръән нурлары - бар.
Тавыш юк