БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | 19
(1-38)

Бу еллар хәзерге Мөхәммәд пәйгамбәребез салал-лаһү галәйһивәсәллам хәбәр иткән, кыямәткә якын-лашкан чакта мөселман өммәтенең башына киләчәк "ахырзаман фәтнәсе"нең күбәйгән еллары иде. Ул елларда азан әйтүләр дә үзгәртелде: "Аллаһү әкбәр!" Аллаһү әкбәр!" урынына "Тәңре олыдыр! Тәңре олы-дыр!" дип әйттерелде. 1950 нче елдан соң азат әйтү үз асылына кайтты. Шулай итеп, "Рисаләи нур" тәфси-ре шундый авыр һәм золым вакытында язылды.

Бәдиүззаман Саид Нурси хәзрәтләре Барлада яшәгән елларда аның йорт капкасында сакчылар һәм солдатлар тора иде. Ул шундый җәбер астында яшә-де. Әмма ул дин хезмәтен һич тә ташламады. Язган тәфсирләрен яшерен рәвештә таратты.

Сигез ел шунда яшәгәч, аны Искешәһәр дип атал-ган шәһәргә сөргенгә җибәрделәр. Анда ул шәкер-тләре белән бергә төрмәгә ябылды. "Асып үтерәбез" дип, һәр җиргә игълан иттеләр. Шәкертләре белән бергә суд алдына чыгармыйча, унбер ай буена төрмәдә тоттылар. Судта ул үзен хакимнәр алдыңда бик әйбәт мөдафәга итте (яклады). Түбәндә шул мөдәфәгасен-да әйткән сүзләренең кайберләрен китерәбез.

"Иман гыйлемнәреннән башка бер нәрсә дә бул-маган бу "Нур рисаләләре" - мәмләкәтебездә имин-лек һәм тынычлыкны саклаган бер китаптыр. Иң яхшы холыкларны кешеләргә аңлаткан һәм күңелләргә Аллаһка иманны керткән шул китаплар, әлбәттә, тынычлыкны, иминлекне бозмас. Имансуыз-лык исә һәртөрле начарлыкның төп нигезедер.

Галәмдәге динсезлек белән диндарлык Адәм га-ләйһиссәлам заманыннан бирле өзлексез көрәшеп килделәр һәм кыямәткә кадәрле шулай дәвам итәчәк. Безнең мәсьәләбезне белгән кеше безгә һөҗүм итсә, турыдан-туры динсезлеккә хезмәт иткән булыр.
Тавыш юк