БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | 22
(1-38)

Беркөнне Кастамонуда Бәдиүззаман, лицей шәкер-тләре янына килгәч, алар аңардан: "Безгә Халикы-бызны, Аллаһыбызны таныт, аңлат. Укытучыларыбыз безгә Аллаһтан сабак бирмиләр", -диделәр. Ул аларга: "Сез укый торган гыйлемнәрегезне әйбәт укыгыз. Бөтен белемнәрнең, фәннәрнең барысы да Ходайны таныта, ацлата", - дип дәрес бирде.

Бәдиүззаман Кастамонуда да сигез ел торганнан соң, ул үзенең шәкертләре белән бергә Денизле шәһәренә тагын сөргенгә, җибәрелде. Аны 126 шәкер-те белән бергә төрмәгә яптылар. Күп тапкырлар агу-ладылар. Авыр чакларында ул, Ходайга тапшыры-лып, Аллаһтан шушы ватан егетләренең иманнарын "Рисаләи Нур" тәфсирләре белән коткарыр өчен, үзенә озын гомер теләде. Аллаһның ярдәме һәм рәхмәте белән ул шул авыр хәлләрдән котылды. Күп кенә имансыз кешеләр, аның тәфсирен укып, Ал-лаһка ышана башладылар. Аның бөтен максаты һәм тырышуы бу ватан балаларын, яшьләрне имансыз-лыктан . коммунист булудан коткару иде.

Бер Генә Максатым Бар:

ул да булса, шул: кабергә якынлашкан көннәремдә шушы Ислам мәмләкәте булган ватанымда больше-викларның тавышларын ишетәбез. Бу тавыш Ислам галәменең иман нигезләрен какшата, халыкны, бигрәк тә яшьләрне имансыз итеп, үзенә бәйли. Мин бөтен барлыгым белән шуларга каршы торам, яшьләрне һәм мөселманнарны иманга чакырам. Бу имансыз төркемнәргә каршы көрәшәм. Шушы көрәшем белән, иншаллаһ, Аллаһның хозурына ба-рырга телим. Бөтен хәрәкәтем һәм бердәнбер макса-тым шул имандыр. Мине бу максатымнан читләште-реп, миңа комачауларга теләгән кешеләрнең боль-шевиклар булуыннан куркам. Бу иман дошманна-рына каршы торган башка мөселманнар белән бергә кулга-кул тотышып каршы тору - минем өчен изге бер максаттыр. Миңа ирек бирегез, башкалар белән бергәләшеп, коммунистик идеяләр белән агуланган яшьләрне коткаруга, ватандашларымның иманына, Аллаһның берлегенә һәм аның диненә хезмәт итәм.
Тавыш юк