БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | 23
(1-38)

Денизле төрмәсендә дә ул тик тормады. Иң начар һәм хәтта кеше үтергән тоткыннар да, аның дәреслә-рен тыңлаганнан соң, шундый бер иман шәфкате алдылар ки, кырмыскага да басмас, чебеннәрне дә үтермәс хәлгә килделәр. Ул утырган төрмәләрнең һәрберсе бер мәдрәсә вазыйфасын үтәп, андагы йөзләгән кешеләр Коръән һәм иман нурларыннан дәресләр алдылар, гөнаһларына тәүбә итеп, намаз укый башладылар. Шуның өчен ул үзе бу төрмәләргә "Мәдрәсәи Йоеыфия", ягъни Йосыф галәйһиссәлам-нең мәдрәсәсе дип исем бирде. Йосыф пәйгамбәр дә шулай төрмәләрдә кешеләрне Аллаһның диненә ча-кыра иде.

Бу төрмәләрдә булган вакытларда, китап яза ал-масын дип, аңа кәгазь дә бирмәделәр. Ул үзенең Коръән тәфсирләрен, кибеттән эремчек төреп биргән кәгазьләргә язып, аларны шырпы капларына салып, иректәге шәкертләренә хатлар белән чыгара иде. Шулай итеп, бүгенге көндә Төркиядән бөтен дөньяга меңләгән санда таратылган "Рисаләи Нур" китапла-ры шундый төрмә камераларында яки тау башла-рында бик авыр шартларда язылган иде.

Денизле шәһәре суды хакимнәре алдында ул үзе белән шәкерләренең мөдафәгасендә (яклап ясаган чыгышында) бик ялкынланып сөйләде. Денизле мәхкәмәсе (суды) "Нигездә гаебе юк" дигән нәтиҗәгә килеп, аңа һәм шәкертләренә аклау (гаепсезлек) ка-рарын чыгарды.

Түбәндә Саид Нурсиның шушы төрмәдә язган "Мәйвә рисаләсе"ннән ("Җимеш рисаләсе") бер өзек китерелә.

"Кастамону шәһәрендә лицей шәкертләре минем яныма килделәр. Алар:

- Безнең укытучыларыбыз Аллаһның барлыгы турында дәрес бирмиләр. Син безгә Аллаһыбызны белдерт", - диделәр.

Тавыш юк