Бигрәк тә дөньяның көнчыгышындагы мәмләкәтләрнең һәр яктан үсүе Ислам диненең нуры белән булачактыр. Чөнки пәйгамбәрләрнең күбесе шушы яклардан чыккан. Хәзерге хөкүмәттә диндар-лык ягын тотарга кирәк. Безнең үсүебез, тәрәккы-ебыз да дин белән булачак. Европа илләре фәлсәфә белән үскән кебек күренсә дә, дингә таянмаган фәлсәфә кешеләрне бәхетсез итәр. Диннән ерак то-рып, бары тик фәлсәфәне генә алга җибәрү ике зур Бөтендөнья сугышына сәбәп булды. Шушы ике Бөтендөнья сугышларында сиксән миллион кешенең каны түгелде. Имансызлык юлы белән китү арка-сында дөньяны кан белән буядылар.
Әгәр кыямәт тиз булмаса, Коръән нуры белән ке-шелек дөньясы чын мәдәниятлелекнең бәхетле көннәрен күрәчәк. Иншаллаһ!.." - дип, киләчәктә дөньядагы күп кешеләрнең күңелләре иман нуры, Ислам нуры белән яктьфтылачагына һәм хакыйкый чын мәдәниятлелекнең киләчәгенә ышаныч белдерде.
Бу китаптагы кайбер мәсьәләләр һәм вакыйгалар белән танышканнан соң: "Бу китапны язып чыгару-дан максат - бер нәрсәне мактау, ә икенче нәрсәне хурлау, мыскыллаудыр", -дип ялгыш аңламагыз, кадерле укучылар. Игътибар белән укып, акыл белән уйлап, хикмәтен белегез. Чөнки Аллаһның бөтен галәмгә карата бер үсеш кагыйдәсе бар: Һәр нәрсә каршылыклар аша үсәр. Мәсәлән, үсемлекләр дөнья-сындагы һәрбер орлык кар, салкын, буран кебек кар-шылыкларга очрап үсәр, сөмбелләнер (башакланыр); берничә елдан соң ул зур бер агач булып, җимеш бирер. Яки бер бала күп авырлыклар белән очрашып үсәр. Бик көчсез булганы хәлдә, ул авырлыкларны әти-әнисенең ярдәме белән җиңеп үсәр һәм егет бу-лыр.