Иң зур до-шманыбыз - наданлык, белемсезлектер. Милләтебез-не наданлыктан, иман зәгыйфьлегеннән коткарырга кирәк. Дәүләт башындагы бер-ике гаепле имансыз кеше өчен меңләгән гөнаһсыз кешеләрне үтерү ния-тегездән ваз кичегез", - диде.
Бәдиүззаманның бу искәртүен тыңлаган Ван шәһәре мөселманнары гыйсъянга катнашмады, баш күтәрмәде. Әмма башка җирләрдә гыйсъянга катна-шучы меңләгән мөселманның каны түгелде. Ләкин бу баш күтәрүдән бер нәтиҗә дә булмады.
Бәдиүззаманның баш күтәрүчеләргә катнашмага-нын белсәләр дә, аны да гыйсъянчылар белән бергә гаепле санап, сөргенгә җибәрделәр. Сөргенгә киткән вакытта кайсыбер иптәшләре, шәкертләре аңа:
- Сәйда! (Әфәндебез!) Сине аларның кулына бир-мик. Сине Мәккәгә алып китик. Сине бу залимнәрдән качырабыз", -диделәр. Бәдиүззаман үз шәкертләренә әйтте:
- Мин төрек милләте кешеләре булган урынга үз ризалыгым белән китәм. Әгәр Мәккә шәһәрендә ту-ган булсам да, монда килер идем. Мин мөселман төрек милләте арасында дин хезмәтендә булырга яратам. Шуның өчен бу ниятегезне ташлагыз", - дип, үзен Мәккәдә качырып калырга рөхсәт бирмәде.
Төркиянең көнчыгыш шәһәрләреннән төркем-төркем кешеләр көнбатыш шәһәрләренә сөргенгә җибәрелделәр. Бәдиүззаман хәзрәтләре дә Испарта шәһәренә, аннан соң Барла дип аталган авылга җибә-релде. Ул 1926 нчы елның март аендаБарлага барып җитте.