Аллаһның бу үсеш кагыйдәсе һәр нәрсә өчен дә уртактыр. Кешелек тарихы өчен дә шулай. Бу мәсьәләдә безгә иң элек пәйгамбәрләр, аннан соң милли каһарманнар һәм зур галим кешеләр үрнәк булып торалар... Мәсәлән, хәзрәте Йосыф башта ту-ганнары төшергән коеда, Мисырда, аннан төрмәдә авырлыкларга зур сабырлык белән түзде; соңыннан Мисырда пәйгамбәр һәм патша булды. Хәзрәте Муса пәйгамбәр Фиргавен белән, хәзрәте Ибраһим Нәмруд белән көрәшеп, зур дәрәҗәләргә ирештеләр. Тарих-тагы барлык зур дин кешеләре һәм милли каһар-маннар да шулай эшләделәр. Яисә һәрбер кеше ты-ныч тормыш уздырып, зур дәрәҗәләргә ирешмәс... Бәдиүззаман Саид Нурси хәзрәтләре дә, шундый ук күп авырлыклар белән очрашкан һәм аларга зур сабырлык белән түзгән кеше буларак, бүгенге көндә бөтен дөньяга бу Коръән нурының изге дәгъвасын тараткан зур бер галим иде.
Унбер ай төрмәдә булганнан соң, судта аңа "гаеп-сез" дигән карар чыгарылып, аны Төркиянең Кара диңгезгә якын булган Кастамону шәһәренә җибәр-деләр. Аңа анда да тынычлык бирмәделәр: милиция посты каршысындагы бер өйгә урнаштырдылар, ты-ныч сулыш та алырга ирек бирмәделәр. Аның гый-леменнән файдаланырга дип килгән кешеләрне бик нык тикшерделер.
Кастамонуда ул "Нур тәфсирләре"нең бер кисәге булган "Аятел-Көбра" китабын язды. "Галәмнән Раб-бысын һәм Халикын (яратучысын) сораган бер сәяхәтченең күргәннәре" дип башланган бу рисалә Аллаһның барлыгы һәм берлеге турында язылган.