БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | 26
(1-38)

Алың Денизле шәһәре суды мөдәфәгасепдә (узен яклап ясаган чыгышьтда) сөйләгән сузләренпән бер өзек:

"Әйе... Без бер җәмгыятьбез. Ләкин шундый бер җәмгыйтьбез ки, һәр гасырда ул җәмгыятънең өч йөз илле миллионнан артык мөселман әгъзасы бу-лыр. һәм алар көн саен биш тапкыр намазда, ул изге җәмгыятьнең кануннарына бик хөрмәт күрсәтеп, Аллаһның хозуры алдында торалар. Һәм

аятен үзләренә программа итеп, бер-берләренең ярдәменә догалар һәм мәгънәви са-ваплар казану белән юнәләләр. Без -менә шундый бер җәмгыятьнең кешеләребез. Безнең үзенчәлекле вазыйфабыз - шул Коръәннед имани хакыйкатьлә-рен иман әһелләренә белдереп, мөэминнәрне һәм үзе-безне мәңгелек төрмәдән (җәһәннәмнән) коткару һәм мәңгелек җәннәт сәгадәтенә ирештерүдер. Башка сәяси, дөньяви җәмгыятьләр белән бәйләнешебез юктыр. Аларга колак та салмыйбыз".

 ӘМИРДАГ ҺӘМ АФЬЮН ТОРМЫШЫ

1944 нче елда Бәдиүззаман, Денизле мәхкәмәсе (суды) карары белән гаепсез табылып, Афьюн шәһәре-нең Әмирдаг районында торырга хөкем ителде. Мон-да да аңа тынычлык бирмәделәр. Аны көчле агулар белән агуладылар. Бик кыен һәм начар шартларда авьфып ятты. Аллаһның мәрхәмәте һәм ярдәме белән терелде. Шущы Әмирдаг районында дүрт ел буе бик авыр шартларда үз хезмәтен дәвам иттерде. Аннан соң аны шәкертләре белән бергә Афьюн төрмәсенә яптылар. Бик салкын көннәрдә төрмәнең тимер миче дә булмаган, тәрәзәсенең пыяласы да боз белән кап-ланган бүлмәсендә калдырдылар.
Тавыш юк