БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | 27
(1-38)

 Төрмәдә аның ашы-на агу салдылар. Агуның ачы газабына бирелеп, бик нык сызлану белән прокурорга бәддога укыр алдын-нан, төрмәнең тәрәзәсе каршысында 5-6 яшьләрдәге бер кыз балаңы күрде. Андагы сакчыдан сорады:

- Бу кыз кемнең баласы? Сакчы солдат аҗа:

- Сине төрмәгә япкан прокурор Абдуллаһның кызы, - диде.

Моны ишеткәч, Саид Нурси хәзрәтләре, үзен бәддо гадан тыеп, кулын төшерде һәм әйтте:

- Шулаймыни?! Шушы кечкенә бала хөрмәтенә залим әтисенә бәддоганы ташладым. Чөнки ул гөнаһ-сыз баланың ризыгы килүенә шул залим әтисе сәбәпче булган.

Шушы төр:мәдә ул "Рисаләи Нур" тәфсиренең бер өлеше булган "Әл-хөҗҗәтез-зәһра" исемле рисаләне язды. Бу рисаләдә "Фатиха" сүрәсе һәм "Әттәхият" догасының мегънәләре һәм хикмәтләре әйтелгән.

1949 нчы елда ул, гаепсез саналып, Афьюн төрмәсеннән мыгарылды.

 ИСПАРТА ТОРМЫШЫ

 1953 нче елда ул үз теләге белән Испарта шәһәренә килеп урнашты. Һәм гомеренең ахырына кадәр шун-да торды.

1951 нче елда Төркиядә бер партиялелектән күп партияле демократик сәяси тормышка күчелде. Азанның асылы булган "Аллаһү әкбәр! Аллаһү әкбәр!" сүзләре белән әйтелүенә рөхсәт бирелде.

Бәдиүззаман Саид Нурси хәзрәтләре дә, башка дин кешеләре кебек үк, дин хезмәтендә аз гына булса да азатлыкка иреште. Үз тәфсирләрен латин хәрефлә-ре белән нәшриятта бастырып, Төркиядәге күп ке-шеләргә яшерен рәвештә таратты. Шуның белән бергә китапларын башка чит илләргә дә җибәрде: Гыйрак, Сирия, Пакистан, Гарәбстан, Мисыр һәм Европаның кайбер дәүләтләренә дә таратты.

Тавыш юк