БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | 30
(1-38)

Һәм чынлыкта минем белән күрешкән булырсыз. "Рисаләи Нур"ны укы-сагыз, миңа килү кирәкми. Минем фани телем бер генә. Ә "Нур рисаләләре" меңнәрчә телләр белән иман вә Коръән дәресләрен дәвам иттерерләр. Сезләр шул дәресләрне укысагыз, җитә..."

Кызганычка каршы, ул вакыттагы дәүләт башлык-лары бөтен гомерен, яшәвен гыйлемгә биргәнлек һәм Аллаһ юлында авырлыклар, газаплар белән уздыр-ган, үзенең сиксән яшен тутырган бу бик хөрмәтле кешенең кадерен белмәделәр, киресенчә, аңарга җәбер-золым күрсәттеләр, төрмәләргә яптылар.Унҗиде тапкыр агуларга тырыштылар. Бу шәфкать-ле, зур иман иясе һәм галим кеше аларга бәддога да укымады. Үзенә золым кылучыларга ул Аллаһтан һидаять теләп дога кылды. Ул шәкертләренә дә әйтте:

- "Безләргә золым иткәннәргә бәддога укымагыз. Аларның һидаяте, изге юлга басулары өчен дога укы-гыз. Көфергә, золымга каршы Коръән нуры белән каршы торыгыз".

1960 нчы елның март аенда һәм мөбарәк Рамазан аеның урталарында Испартадагы өендә чакта, авыр хәлдәге Бәдиүззаман хәзрәтләре шәкертләреннән үзен Урфа шәһәренә алып баруларын сорады. Урфа - пәйгамбәрләр шәһәре дип атказанган бер шәһәр. Төркиянең көнчыгышындагы бу шәһәрдә хәзрәте Ибраһим галәйһиссәламнең туган мәгарәсе, Салих галәйһиссәламның йорты, Әюб галәйһиссәламның авыру чагында торган җире һәм аны терелткән ши-фалы су бар. Урфа шәһәрендә шулай ук башка пәйгамбәрләр дә яшәгәннәр.

Бәдиүззаман хәзрәтләре дә егерме дүрт сәгать сәфәрдән соң шушы шәһәргә килеп җитте һәм ул анда озак яшәмәде: 1960 нчы елның 23 нче мартын-да Рамазан аеның 26 нчы төнендә ул рәхмәти-Рах-манга (Аллаһның рәхмәтенә) ирешеп, вафат булды. Урыны мәңгелек Фирдәвес җәннәтендә булсын!

Тавыш юк