БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | 28
(1-38)

Бәдиүззаман хәзрәтләре әйтте: "Рисаләи Нур" тәфсире - ул минем малым түгел, Коръәннең малы-дыр, Коръәннән башка һичбер китаптан күчерелмә-де. Бу китап - шушы гасырда яшәгән кешеләргә Коръәннән иң соңгы турыдан-туры дәрестер".

Бу тәфсир язылган вакытта, Бәдиүззаман янында Коръәннән башка бүтән һичбер китап юк иде. Тау башларында яки төрмә почмакларында авыр шар-тларда язылганга күрә, бу китапның кеше күңедлә-ренә нык тәэсир итә торган зур шатлыгы бар. Бу тәфсирнең иң әһәмияле сыйфаты һәм гүзәллеге шунда - ул акыл белән белемгә таянып, Аллаһның бар-лыгын һәм берлеген исбат итә, кешеләрнең акылы-на иманның алты нигезен кабул иттерә.

"Рисаләи Нур" тәфсирләренең барысы 130 ри-саләдән гыйбарәт, җиде том китаптан тора. Аларның барысы да иман, әхлак һәм гыйбадәткә өндәү, гөнаһлардан саклый торган үгет-нәсихәтләрдән тора.

"Нур рисаләләре"ндә шул исбат ителә: "Хакый-катьле вә тугры фәлсәфә һәм хикмәтнең, белем һәм техниканың барысы да Коръән кояшының һәм Нәбүввәт (пәйгамбәрлек) шәмдәленең яктылыгыдыр. Әмма һәр галим кеше аның хикмәтен аңлый алмас, таба алмас".

Испартада торган елларда Саид Нурси хәзрәтләренә, аның үз янындагы Байрам Йүксел, Зөбәер Гүндүзалп, Җәйлан Чалышкан, Мостафа Сун-гур, Таһири Мутлу кебек зур шәкертләре хезмәт кылып, аңардан дәрес алалар иде.

Беркөнне, шәкертләре белән сөйләшеп утырган-да, Бәдиүззаман алардан сорады:

- Кардәшләрем, Олы Чинны (Кытайны) вә Азия кыйттасын һәм ярты Европаны йоткан бер аҗдаһа, ягъни коммунизм ни өчен һаман күршесендәге егер-ме миллионлы Төркияне әсир итә алмый?

Тавыш юк