Аны Урфа шәһәрендә, Ибраһим галәйһиссәлам-ның туган мәгарәсе булган һәм дә Хәлилләррахман дип аталган мәчетнең бакчасында әзерләнгән кабергә күмделәр.
Үләр алдыннан ул үзенең шәкертләренә шундый васыять әйткән: "Минем каберемнең кайда булганын беркем дә белмәсен. Чөнки бу заманның бик күп надан кешеләре каберләрдән үзләренә ярдәм сорый-лар. Шундый ният белән зыярәт итү минем рухыма каберемдә дә тынычлык бирмәс. Шуның өчен кабе-ремнең урыны беленмәсен".
Аның үлүеннән соң ике ай үткәч, Төркиядә бер-никадәр сәяси үзгәрешләр булды. Демократик хөкүмәт җимерелеп, яңа бер гаскәри (хәрби) хөкүмәт төзелде. Бу хөкүмәт кешеләре, караңгы бер төндә килеп, бу хөрмәтле затның мәетен кабердән чыга-рып, билгесез бер җиргә алып китеп күмделәр. Аның васыятендә нәрсә язылганны белмичә, шулай эшлә-деләр. Алар золым эшләделәр, әмма кадәри - Илаһи (Аллаһның язмышы) белән гаделлек кыйланып, аның васыяте үтәлде; васыятендә әйтелгәнчә, аның кабе-ренең кайда икәнлеге беленмәс булды. Хәзер аның кабере кайда булганын ике-өч кенә шәкерте белә.
Бәдиүззаман Саид Нурси хәзрәтләре вафат булып, Аллаһның рәхмәтенә ирешкән вакытта, аның дөнья малыннан бер нәрсәсе дә юк иде. Сиксән җиде ел-лык гомере буена һичкемнән һәм хәтта иң якын шәкертләреннән дә бүләк, садака һәм зәкят кабул итмичә яшәде. Вафат булганда аның үз өстендәге киеме, кәрзинендәге чәй чәйнеге һәм, иң мөһиме, кулындагы Аллаһ китабы - Коръән һәм аның тәфси-ре булган "Рисаләи Нур" көллияте генә бар иде.