БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | 13
(1-38)

- Мин һич тә гафу үтенмәячәкмен. Чөнки бу үтерү карары минем өчен мәңгелек хәятка (ахирәткә) бару өчен бер паспорт кебек булыр.

Үтерелү алдыннан ул ике рәкәгать намаз укый башлады. Намаз укыганда русларның баш командиры Николай килеп, Бәдиүззаманнан гафу үтенергә теләп, әйтте:

- Мине ихтирам итмичә аякка басмавыгыз мине мыскыллау түгел. Киресенчә, ул эшегез, динегезнең һәм иманыгызның көчле булуыннан икәнен аңладым. Инде Сез мине гафу итегез! - дип, гафу үтенеп һәм ул үтерү хөкемен дә туктатып, кире алды...

Бәдиүззаман ике ел ярым вакыт Кострома шәһәрендә әсирлектә булды. Шуннан соң әсирлектән качты, үзен коткарды. Петербург, Варшава шәһәрләрен узып, Германиягә килде. Германиядә ике ай торды. Аннан Вена һәм София шәһәрләре аркы-лы поезд белән Истанбулга кайтты.

Шуннан соң ул үзенең "Лем'алар" китабының 26 нчы лем'асында әсирлек елларын һәм үзенең качуын түбәндәгечә аңлатты:

"Беренче Бөтендөнья сугышында әсир булып, Ру-сиянең төньяк-көнчыгышындагы ерак Кострома шәһәрендә тора идем. Анда Идел елгасының ярында татарларның бәләкәй бер мәчете бар иде. Әсир иптәшләрем арасында күңелем борчылды, ялгызлык теләдем. Урамда рөхсәтсез йөри алмый идем. Татар мәхәлләсендәге мине сөйгән кешеләр Идел елгасы ярындагы кечкенә мәчеткә мине үз җаваплылыкларында сакларга алдылар. Мәчеттә мин ялгыз яшә-дем. Яз якынлашты. Төньяктагы ул озын төннәрдә озак йоклый алмый идем.
Тавыш юк