БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | 12
(1-38)

Үз кардәшенең ба-ласы Гобәйд һәм күп кенә шәкертләре дә бу сугыш-та шаһид булдылар. Үзе дә руслар тарафыннан әсир ителеп, Себергә сөргенгә җибәрелде.

Бәдиүззаманны әсирләр лагерена алып киттеләр һәм монда искиткеч бер вакыйга булды.

Бер көнне русларның баш командиры әсирләрне карарга, тикшерергә килде. Аларны тикшергән ва-кытта, Бәдиүззаман баш командирга игътибар итмә-де, аякка басмады, сәлам бирмәде. Баш командир Николай Николаевичның ачуы килде. Бәлки таны-магандыр дип, тагын бер тапкыр алдыннан үтеп кит-те. Тагын да аякка басмагач, тәрҗемәче аркылы аңа әйтте:

- Мине танымадылар бугай... Бәдиүззаман әйтте:

- Таныдым, белдем. Николай Николаевичтыр, рус патшасының абыйсы һәм Кавказ фронты баш командирыдыр.

Баш командир Николай:

- Кара син аны, ул мине һәм рус гаскәрен, рус патшасын түбәнсетеп, хурлады, мыскыл итте... Бәдиүззаман:

- Хурламадым, мыскыл итмәдем. Мин мөселман галимемен. Иманлы бер кеше Аллаһе Тәгаләне та-нымаган кешедән югарыдыр. Шуның өчен сине күргәч, аякка басып сәлам бирмәдем.

Бәдиүззаман бу җавабы өчен хәрби судка бирел-де. Әсир иптәшләре тиз генә янына килеп әйттеләр:

- Син нишләдең? Бар, гафу үтен, үзеңне үлемнән коткар...

Бәдиүззаман да аларга:

Тавыш юк