БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | 36
(1-38)

3. Бер вакыт самолетта эшләүче хәрби офицер-ларга ул әйтте: "Бу самолетлар киләчәктә исламга бик күп хезмәт итәчәкләр. Фарыз намазларны укы-сагыз, укый алмаганыгызны башка вакытта каза нияте белән укысагыз, сез хәрби кеше булуыгыз сәбәпле, бер сәгатегез ун сәгать гыйбадәткә саналыр. Бигрәк тә һавада хезмәт итүчеләрнең бер сәгате утыз сәгать гыйбадәт хөкемендә торыр. Мәгәр кальбендә иман нуры булсын. Һәм иманның кирәге булган на-мазны укысын".

4. Бер көнне көтүчеләргә шулай диде: "Бу хайван-нарны карау -зур бер гыйбадәттер. Көтүчелек белән хәтта кайбер пәйгамбәрләр дә шөгыльләнгәннәр. Сез бары фарыз намазыгызны гына укысагыз да, бу хезмә-тегез Аллаһ өчен булыр".

5. Бәдиүззаман электростанциядә эшләүчеләргә дә әйтте: *'Бу электрның һәрбер милләткә күп файдасы бар. Бу файдадан сәзгә бер өлеш чыгуын теләсәгез, фарыз намазны укыгыз. Ул чакта бөтен тырышуы-гыз ахирәт сәүдәсе һәм гыйбадәт саналыр".

Бәдиүззаман хәзрәтләренә бер мөһим сорау бир-деләр: "Дөньяның сәясәтенә карата ни өчен шулкадәр ваемсыз булдыгыз? Шулкадәр кешеләрнең бозылуы-ннан кәефегез һич тә бозылмыймы? Инсаннарның бозылуын хуш йүрәсезме, әллә эшдәшмисезме?"

Ул җавап бирде:

"Коръәне-хәкимгә хезмәт минем үземне бик нык рәвештә сәясәт белән шөгыльләнүдән тыйды. Хәтта ки сәяси мәсьәләләр турында уйлауны да оныттыр-ды.

Инсанлык тормышы - бер сәфәрдер. Шушы гасыр дәвамында Коръәннең нуры белән күрдем ки, ул юл баткаклыкка алып бара. Пычрак һәм начар исле бал-чык эчендә кешеләр, төркем-төркем егылып, торып китәләр. Кайсыберләре дөрес, сәламәт юлдан киткәннәр. Әмма баткаклыктагы шул кешеләрнең йөздән егерме өлеше шул пычрак, начар исле бал-чыкны миск ганбәр (бик тәмле исле) уйлап, йөзләренә, күзләренә сөртәләр, егыла-егыла китәләр. Шулай итеп, шул пычракка баталар.
Тавыш юк