"Рисаләи Нур" тәфсирләре хәзер дә күп кешеләр-не дингә шулай бастыра. Шәкертләренә һәм ислам-га чакыручы кешеләргә ул шул методиканы тәкъдим итте: "Безнең вазыйфабыз - хезмәттер , исламны яхшы, дөрес аңлатудыр. Кешеләрне иманга кертү-че, һидаятькә ирештерүче Аллаһе Тәгалә генә!" Хәзрәте Бәдиүззаман булар белән сөйләшергә бик ярата иде. Бәдиүззаман да, аларны зур кешеләр ке-бек күреп, аларны чын күңелдән яратып: "Балала-рым! Сез гөнаһсызларсыз, бер гөнаһыгыз да юк. Мин бик авырыйм, миңа дога кылыгыз. Сезнең догагыз кабул булыр. Мин сезне үз балам, үз шәкертем ке-бек кабул итәм", - дип әйтер иде.
Янына килгән яшьләрне дә ул "Нур дәресләрен" укуларын, үзләрен шуның белән әхлаксызлык, на-чарлык һәм гөнаһлардан сакларга өндәп, иманнан соң намазның кирәклеген аңлата иде.
Түбәндә без шушы турыда берничә вакыйганы китерәбез.
1. Беркөнне үз янына шикәр фабрикасыннан килгән эшчеләргә ул болай диде: "Сез фарыз намаз-ларын укысагыз, ул вакыт заводтагы эшләвегез гый-бадәт саналыр. Чөнки халыкка бик кирәк булган нәрсәне җитештерәсез".
2. Тагын беркөнне ул, шәкертләре белән юл кы-рыенда китап укып торган вакытта, поезд юлында эшләүче бер кеше килде. Бәдиүззаман ул кешегә дә: "Син, фарызларны укып, гөнаһлардан саклансаң, синең тимер юлда эшләвең гыйбадәт булыр. Чөнки поезд кешеләрне үз урыннарына тиз генә җиткерә торган Аллаһның зур бер нигъмәтедер. Анда эшләгә-нең бушка китмәс", - диде.